Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Хөрмә өлгергәч, табибларга эш бетә, ягъни хөрмәне ашарга берничә сәбәп

Хөрмә – эбен (Ebenaceae) гаиләсендәге субтропик һәм тропик коелучан яфраклы яки мәңге яшел агачлар һәм куаклар нәселеннән.

Агач биш йөз елга кадәр яши ала. Помидор кебек үк, хөрмәне җиләккә санамыйлар, ул җимеш, әмма морфологик яктан, чынлыкта, җиләк булып тора.
Кытайда, төньяк-көнчыгыш Һиндстанда һәм Төнь­як Һинд-Кытайда үсә. Беренче тапкыр ул Кытайда 2000 ел элек үстерелгән һәм Япониягә 7нче гасырда, Кореяга 14нче гасырда кертелгән. Кытай, Япония һәм Көньяк Корея шулай ук иң зур хөрмә җитештерүчеләр булып тора.

Хөрмәне ашарга берничә сәбәп:

  • 1. Күз күремен яхшыр­тачаксыз. Өлгергән хөрмәдә күз күрүен ныгыта һәм картаюына киртә булып торучы бета-каротин бик күп (нәкъ менә шуның аркасында төсе шундый).
  • 2. Үпкәләрегезне сак­лыйсыз. Шул ук бета-каротин, бронхит һәм пневмониягә каршы торып, сезнең сулыш юлларыгыз турында кайгырта. Әгәр дә тәмәке тартырга яратасыз икән – хөрмә сезнең җимеш.
  • 3. Йөрәгегезгә ярдәм итәсез. Хөрмәдә йөрәк мускулы өчен файдалы һәм кан тамырларын ныгытучы үсемлек шикәре һәм калий бар. Шулар аркасында артериаль кан басымы тотрыклана һәм гипертониягә каршы көрәшә.
  • 4. Эчәклекне ныгытасыз. Хөрмә – эчәклек эшчәнлеге бозылганда ярдәм итә һәм ашказаны авыртканда анальгетик булып тора.
  • 5. Яраларыгызны эшкәртәсез. Өлгергән хөрмә беркетү һәм бактерияләргә каршы тору сыйфатына ия, шуңа күрә, чиста җимешне ярага яки пешкән урынга куйсагыз, алар тизрәк төзәлер.
  • 6. Бөерләрегезне коткарырсыз. Әлеге җимеш борынгыдан бөер һәм сидек капчыгы авыруларыннан кулланылган. Аңардагы җитәрлек магний организмнан натрий тозын чыгарырга булышып, бөерләрне чистарта. Ә бәвел кудыргыч нәтиҗәгә ирешү өчен, сөт белән аралаштырып, көненә 3-4 җимеш ашарга кирәк.
  • 7. Анемияне куарсыз. Хөрмәнең яфракларында һәм җимешендә барлык микроэлементлар бар, диярлек. Бигрәк тә тимер һәм витаминнар күп. Шуңа, алардан төнәтелгән чәй – анемиядән котылуның менә дигән чарасы.
  • 8. Тамак авыртуыннан котылырсыз. А һәм С витаминнары күп булганга, сезонлы салкын тию­ләр вакытында хөрмә иммунитетка зур ярдәмче. Әгәр дә инде авырыйсыз икән, берничә көн рәттән тамагыгызны 50 гр җылы суга кушылган бер хөрмә суты белән чайкагыз һәм авырту чигенер.
  • 9. Депрессиядән котылырсыз. Көнгә бер өлгергән җимеш организмыгызны, нервыларны тынычландырып, яхшы йокы белән тәэмин итүче магнийга туендырыр. Ә фруктоза һәм глюкоза – кәефегез турында кайгыртыр.

Хөрмәнең зыяны

Кайбер авырулар булганда хөрмәне ашарга рөхсәт ителми. Аның составында 25% сахароза бар, шуңа күрә ул диабетиклар һәм ашказаны асты бизенең эшчәнлеге бозылган кешеләргә ярамый.

Бу җимештәге авызны бөрештерүче таниннар куркыныч булырга мөмкин. Алар иң күбе кабыкта, шуңа күрә аны чистарту яхшырак. Таниннар ашказаны-эчәклек процессына комачаулый ала, чөнки алар бер-берсенә ризык кисәкләрен ябыштырып, масса барлыкка китерә. Шуңа күрә 3 яшькә кадәрге балаларга хөрмә бирергә ярамый. Эч катуы, геморрой белән авырган кешеләргә бу җимешне саклык белән ашарга. Артык ашаганда, кире эффект – диарея һәм косуга китерергә мөмкин. Йөкле хатын-кызларга танинга бай хөрмә белән сак булырга кирәк. Ул, соңгы айларда куркыныч булган эчәк авыруларына китерергә мөмкин. Каты кабыгы авыр эшкәртелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев