Варикоздан гади чара
ҮЗ-ҮЗЕҢНЕ ДӘВАЛАУ СӘЛАМӘТЛЕК ӨЧЕН ЗАРАРЛЫ БУЛЫРГА МӨМКИН! Мәгълүмат танышу максатларында тәкъдим ителә. Теләсә нинди киңәшләр, рецептлар яки халык медицинасы чараларын кулланыр алдыннан, һичшиксез, табиб белән киңәшләшегез.
Варикоздан гади чара
Варикозның нәрсә икәнен һәрберебез диярлек белә. Бу «үрмәкүч» челтәрләре аякларда, кулларда, ә кайчакта алар бөтенләй булырга тиеш булмаган урыннарда да барлыкка килә. Ә алардан бик тә котыласы килә. Менә әлеге халык рецептын мәгълүмат буларак тәкъдим итәбез.
Яшел помидорларны урталай кисеп, варикоз булган урынга куй һәм 2-3 минут тот. Помидорларның нәкъ менә яшел булуы бик мөһим, чөнки аларда, өлгергән помидорларда юкка чыга торган, соланин бар.
Соланин – табигый агу. Нәкъ менә шуңа күрә өлгермәгән яшелчә һәм җиләк-җимешләрне ашарга киңәш ителми. Ләкин варикоз өчен бу матдә идеаль туры килә. Борынгы заманнарда өлгермәгән яшел-җимешләр медицинаның нигезе булган.
Шулай итеп, бу процедураны 10 көн дәвамында көнгә 1-2 тапкыр башкарып, нәтиҗәне күрергә мөмкин. Мондый «помидорлы компресс»тан соң варикозлы урынны крем белән майлау яхшы — томатлардагы кислота тирене нык киптерә.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев