Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Утыра бер ак чүлмәк, өстенә кигән йөз күлмәк

Бакчаларыбызда иң соңга кадәр утыра торган яшелчә – кәбестә дә җыеп алынды.

Уңган һәм озак еллар дәвамында сынау юлы белән тәҗрибә туплап, бөтен эшне тиешенчә, җиренә җиткереп башкаручы һәвәскәр бакчачылар кызы үзебездә эшләгәнлектән, әллә кемнәрдән сораштырып торасы юк, кәбестә җыю вакыты җиткәнлеген хәбәрләүче видео язманы Алия Гаязовабыз үзе төшергән иде һәм без аны газетабызның социаль челтәрләренә урнаштырдык. 

Олы Ачасырда яшәүче Шәйхуллиннарның кәбестәләре дә бик уңган, йоп-йомры, кыштырдап торалар, бер корт та кимермәгән.


Бу яшелчәне күбәләкләрдән саклап үстерерсең дә ди, анысы да зур тырышлык сорый аның, дөрес урнаштырып, кышлата белергә дә кирәк бит әле черетмичә, өшетмичә, дигәндәй. Әлеге гаилә кебек, әллә нинди тузга язмаган агулар тидермичә үстергән үз кәбестәңне язга кадәр ашыйм дисәң, дөрес җыюдан башларга кирәк икән.

Аны көндезге температура +3...+8, ә төнгесе 0°Ска кадәр төшкәч, коры көнне алырга вакыт. Күчәнен төбеннән үк кисмәскә, ә 3-4 см калдырырга кирәк. Берәр тәүлек җылы һәм яхшы җилләтелә торган урында киптерергә.
Кәбестәне саклауның төп шартларын үтәгәндә, температура -1...+2°С, ә дымлылык 85-95%тан артмаска тиеш. Һичьюгы айга бер булса да ул корылманы җилләтергә кирәк. Шул рәвешле аны ярты елга кадәр сакларга була.


Кәбестәне сакларга урнаштырыр алдыннан, аларны акбур яки сүндерелгән известь белән «пудраларга» кирәк. Бу гөмбә авырулары таралудан ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

https://youtube.com/shorts/5Rxo4f-JlR0