Үсентеләрне вакытында күчереп утырту өчен аның туфрагын ничек әзерләргә, нинди ашламалар кулланырга?
Яз быел иртә килде, шунлыктан җиң сызганып, бакча эшләренә керешер вакытлар да җитте.
- Хәерле сәгатьтә дип, бакча эшләренә гадәттәгедән алданрак тотындык. Эксибишен суганын беренчеләрдән булып утыртып куйдык. Исән-имин үстереп, үзебезгә кулланырга насыйп булсын, – дип яза Яшел үзән районы Олы Яке авылыннан Лилия Әхмәтшакирова.
Үсентеләрне вакытында күчереп утырту өчен аның туфрагын ничек әзерләргә, нинди ашламалар кулланырга?
Бу хакта «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова искә төшерде.
Кайчан һәм ничек башларга. Һава температурасы көндез +10 градустан югарырак тора башлауга теплицаны әзерләп куярга мөмкин. Безнең якларда гадәттә март ахыры-апрель башларында шундый һава торышы күзәтелә. Теплицаны чистарту-җыештыру эшләренә тукталып тормыйм – болай да аңлашыла. Дезинфекцияләүгә килгәндә, бакыр купоросы эремәсе яки махсус средстволар кулланырга мөмкин. Чирләр һәм корткычлар таралуны булдырмас өчен бик кирәкле эш бу.
Туфракны ничек әзерләргә. Әйбәт уңыш алу өчен теплица туфрагын һәр ел саен алыштырып торырга кирәк. Моның өчен чама белән 10–15 см калынлыктагы җирнең өске катламын алып, яңасын кертергә. Иң яхшысы – 2:1:1 нисбәтендә бакча туфрагы, черемә һәм торф катнашмасын куллану. Әйбәтләп болгатып, бөтен теплицага тигез итеп җәяргә.
Туфрактагы, үсемлек калдыкларындагы инфекцияне бетерү өчен Trichodérma гөмбәсе нигезендә ясалган препаратлар белән эшкәртү әйбәт булыр. Бу киңәшне үтәгәндә, туфрак иркен «сулап», савыгып калачак.
Кайчан һәм нинди үсентеләр утыртырга. Кыярны – алданрак (орлыктан утыртканда салкынга чыдамрак була), помидор һәм борыч үсентеләрен – җылырак туфракка утырту киңәш ителә. Берочтан ничек утыртырга икәнен дә искә төшереп үтәм. Помидор үсентеләрен 15–20 см тирәнлектә һәм бер-берсеннән 40–60 см ераклыкта, ә кыярны – 10–15 см тирәнлектә һәм 30-40 см ераклыкта утыртабыз.
Тукландыру. Туфракка гадәттә тирес яки черемә кебек органик ашлама кертәләр. Азот, фосфор һәм калийдан торган минераль ашлама да өстәргә була. Үсентеләрне тукландыру аеруча нәтиҗәле була. Шул рәвешле алар үзләре өчен барлык туклыклы матдәләрне үзләштереп, уңышны да мулдан бирәчәк.
Фото: Яшел Үзән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев