Уразада файдалы ризыклар
***
ХӨРМӘ. Әлеге татлы Рамазан символы якындагы дүрт атна дәвамында һәр ураза тотучының өстәлендә булачагына без ышанабыз. Шуңа да карамастан, без сезгә хөрмәнең гаҗәеп үзлекләрен искә төшермичә булдыра алмыйбыз. Бер хөрмә һәм бер стакан сөт кешенең туклыклы матдәләргә ихтыяҗын минималь дәрәҗәдә тәэмин итә ала. Хөрмәләрдә булган аминокислоталарның 23 төре күпчелек башка җимешләрдә юк. «Тормыш җиләге», «чүл икмәге», «табигать хәзинәсе» – хөрмәләрне шулай атыйлар. Берничә ай хөрмә ашап кына торырга мөмкин, чөнки аларда кешенең актив тормышын тәэмин итү өчен кирәкле минераллар, витаминнар һәм туклану материаллары бар.
ИМБИР. Бу тамыразык витаминнарның чын хәзинәсе булып тора, аның нигезендә шифалы төнәтмәләр, чәйләр, кайнатмалар әзерлиләр. Ул токсиннар, холестерин чыгаруга ярдәм итә торган уникаль продукт. Аның ярдәмендә организмның саклану көчләрен активлаштырырга мөмкин, ә бу ураза вакытында бик мөһим.
ЧИКЛӘВЕКЛӘР. Кешью, Бразилия, Әстерхан, миндаль һ.б. барлык чикләвекләр дә диярлек, аз күләмдә, бик файдалы. Моннан тыш, алар ачлыкны бик яхшы баса һәм инде берничәне ашаганнан соң ук туену хисе бирә. Шуны белү мөһим: барлык чикләвекләр дә бик майлы һәм туклану концентрациясе югары, шуңа күрә аларны күп итеп кулланырга ярамый. 30 грамм – барлык чикләвекләр өчен диярлек стандарт көнлек норма.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев