Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Ураза тотканда дөрес туклану

Сәламәтлек – зур байлык!

Дөрес һәм сәламәт тук­лану кеше тормышында иң мөһим кагыйдәләрнең берсе. Бу изге Рамазан аена да кагыла. Ураза тоту организм эшчәнлегенә үзгәреш­ләр кертә. Матдәләр алмашы бу вакытта ашау һәм йокы режимына яраклашыр­га тырыша.

Ураза тотканда да туклану гадәттәгедән артык аерылып тормасын һәм ул гади булырга тиеш. Ризык һәм сыеклык балансын булдыру мөһим. Мускулларның хәлсезләнүен булдырмас өчен энергия күп бирә торган һәм углеводлы, майлы продуктлар куллану яхшы.

Сәхәр вакыты

Ураза тотучыларның кайберләре сәхәргә торырга иренепме, ул вакытта ризык кабул итми. Ә бу организмда матдәләр алмашының начарлануына китерергә һәм көн уртасында ук бик тә ашыйсы килү теләген тудырырга мөмкин.


Сәхәр ураза тотучы өчен бик мөһим, бу вакытта һичь­югы су эчеп, хөрмә җимеше булса да ашап куярга кирәк. Сәхәрдә ашау организмга көннең беренче яртысында нәтиҗәле эшләү өчен кирәкле энергия бирә. Бу, үз чиратында, көннең икенче яртысында организм өчен кирәкле энергия­не, аксым алмашуына кагылмыйча, углеводлар һәм май өлешләре таркалу исәбенә алуына китерә. Матдәләр алмашы бозылмый.

Өстәлегездә аксымлы ризыкларның күбрәк булуы яхшы. Аларга йомырка, сыр, сөт һәм әчетелгән сөт продуктлары керә.
Медиклар сәхәр вакытында катлаулы углеводлар ашарга киңәш итә – бүрттерелгән бөртектән яки эре чыгартылган оннан пешерелгән ипи, ярмалардан әзерләнгән ризык, яшелчә салатлары һәм киптерелгән җимешләр.

Катлаулы углеводлар организмда озак эшкәртелә һәм шуңа аны 8-12 сәгатькә энергия белән тәэмин итә ала. Алар янына ит, балык яки сөт продуктлары рәвешендә бераз аксым өстәсәгез дә була. Аксым, шулай ук, 8 сәгать тирәсе эшкәртелә һәм физик активлык булганда мөһим. Тик аның күплеге, ураза вакытында болай да киеренке эшләгән бавырга, авырлык китерә.


Хөрмә – шикәр, клетчатка, углевод, калий һәм магнийның шәп чыганагы; миндаль – протеин, банан – калий, магний һәм углевод чыганагы. Әмма, сәхәрдә артыгын ашаудан һәм күп эчүдән тыелырга кирәк, югыйсә, организмнан көн дәвамында тонуста тоту өчен кирәкле минераль тозлар чыгачак.
Сәхәр вакытында каһ­вәдән бөтенләй баш тартыгыз. Яшел үләннәр һәм әз генә тоз кушылган әчетелгән сөт продуктларыннан ясалган эчемлекләр файдалырак булыр. Алардан соң сусау күпкә соңрак килә һәм бик каты булмый.

Тоз һәм тәмләткечләр бик тә аз кулланыгыз – алар эчәсен китерә.

Ифтар вакыты

Ураза көннәрендә табынны файдалы гына түгел, төрле һәм тәмле дә итәргә була. Теологлар кичке намазга кадәр күп ашамаска киңәш итә. Азаннан соң кабып куелган хөрмә җимешләре канны шунда ук глюкозага баета. Су гына эчеп кую да ашыйсы килүне баса. Су һәм хөрмә белән авыз ачканнан соң, ифтарны җимеш салатларыннан, җимеш сокларыннан башлау дөрес. Җимешләр яшелчә һәм башка ризыкларга караганда тизрәк эшкәртелә, шуңа, ашамый торганнан соң алар тизрәк хәл кертү өчен яхшы.


Өстәлгә куелган барлык нигъмәтне берьюлы ашарга тырышмагыз. Бер төрле ризык белән икенче төрлесе арасында биш-ун минут пау­за ясагыз. Һәммәсен яхшылап чәйнәгез. Ифтар вакытында камыр, татлы, майлы, кыздырылган ризыкларны минимум кулланыгыз. Алар начар эшкәртелә, саруны кайната һәм авырлыгыгыз артуга сәбәп була.

Яшелчә һәм яшелчәле ит ризыкларына өстенлек бирегез. Туклану балансланган булсын, аңа һәр төркем азык-төлек керергә тиеш: мәсәлән, яшелчәләр, җиләк-җимеш, ит, кош ите, ипи, ярмалар һәм сөт продуктлары.


Организмда сыеклык микъдарын җитәрлек дә­рәҗәдә тоту өчен, ифтар белән йокларга яту арасында су һәм соклар күбрәк эчегез.
Ураза тотканда тиз әзерләнә торган ризыклар (пакетлардагы токмач, боткалар, сосиска һәм казылыклар һ.б.ш.) ашамас­ка тырышыгыз. Эш шунда, бу категория продуктларда углевод һәм аксым тулаем түгел, организм мондый азыкны бик тиз эшкәртә, 1-2 сәгатьтән үк кабат ашыйсыгыз килә башлаячак һәм гадәттәгедән көчлерәк тә була әле. Моннан тыш, аларда тоз, тәмләткечләр һәм бераз вакыттан соң ук кабат аппетитны уята, сусата торган матдәләр бик күп.


Барлык кагыйдәләре буенча ураза тоту рухи яктан гына чистартып калмый, сәламәтлекне дә ныгыта. Ел дәвамында системалы рәвештә азык эшкәртүдән алҗыган кеше организмыРамазан аенда ял итә. Бу вакытта тәнебездә үзенә күрә яңару була. Бу уңайдан Мөхәммәт пәйгамбәр (с.г.в.) дә: «Ураза тотыгыз һәм сез сәламәтрәк булырсыз», – дигән.Тоткан уразаларыгыз кабул булсын, мөхтәрәм ра­йондашлар!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев