Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тырнак гөле мае файдалы

Бакчаларда балкып үсеп утырган кояш чәчәге – тырнак гөлен (календула) барыбыз да белә. Ул бик әрсез, орлык кая эләгә, шунда тишелеп үсәргә мөмкин. Без аны чүп үләне урынына күрсәк тә, ул алай түгел.

Хәзерге тәҗрибәләр күрсәтүенчә, календула уникаль шифалы биологик матдәләргә бай үсемлек санала. Аеруча чәчәгендәге эфир майлары, каротиноид һәм С витаминнары кеше өчен файдалы. Гадәттә, дару чималы итеп календуланың чәчәкләре кулланыла. Ә кайвакыт бөресен һәм яфрагын да файдаланыр га мөмкин.
Календула төнәтмәсе төрле вак җәрәхәтләрне, бәрелгән, янган, туңган урыннарны йогышсызландыручы чара буларак нәтиҗәле санала.

Ә организмнан сидек кудыру өчен төнәтмәсен эчәргә була.
Календуланың мае – аеруча файдалы. Бигрәк тә бакчачылар өчен. Яралар, җәрәхәтләрне тиз төзәтә, косметикада киң кулланыла.
Тырнак гөле маен ничек ясарга соң?
Аның чәчәкләрен коры һавада җыялар һәм сыйфатлы май - зәйтүн, абрикос яки көнбагыш маен әзерләп куялар. Май җылы булырга тиеш, ул чакта үсемлекнең барлык файдалы матдәләре тулысынча майга күчәчәк.

Кара пыяла шешә алып, аңа чиста чәчәк ләрне тыгызламый гына тутырырга һәм өстенә май агызырга. 10-12 сәгать бу кушылманы җы лы урында тотарга һәм аннан соң салкынча караңгы урынга алып куярга кирәк.

Берничә көннән соң чәчәкләрне җыеп алып ташларга да майны марля аша сөзәргә.
Әгәр дә хәзер май ясарга өлгермисез икән, чәчәкләрне җыеп киптерергә һәм вакыт булганда шулардан май ясарга мөмкин.

Календула маен тире һәм чәчләрне дәвалау өчен генә түгел, ә эчке җәрәхәтләрне, пародонтозны дәвалау өчен, гинекология авырулары вакытында да кулланалар. Ул йомшартачак, төзәтәчәк һәм бактерицид йогынты ясаячак.

Мондый майны хәзер, чәчәк аткан чорда җыю мәслихәт. Кечкенә генә банкада ясалган май да сезгә киләсе ел уңышына кадәр җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев