Тычканнар өйгә күчте...
Салкыннар килде һәм моңа кадәр тышта яшәгән корткычлар кешеләр янына елышты, чөнки өйдә җылы да, ашарга да бар.
Әгәр дә йортыгызда тычкан-киекләргә каршы бернинди дә чара күрелмәгән икән, әлеге кимерүчеләрне гаиләләре белән үзегездә кунакка көтегез. Әле аларның тиз үрчүләрен дә исәпкә алсаң...
Мәчеләрегезгә генә ышанып тормагыз, ул аларның барысын да тотып бетерә дә, өлгерә дә алмый. Монда кимерүчеләр күрә алмый торган нәрсәләрсез котылып булмаячак. Шундыйларның берничәсе, тычканнарның «җене сөйми» торганнары турында сөйләп узыйк.
- Янган резина. Аның бетми торган һәм сасы исен алар яратмый. Бу исне сизгәч үк алар паникага бирелә һәм ул тирәдән таю ягын карый. Берәр иске чиләккә берничә кечкенә кисәк резина (көпчәк калдыклары, иске галош яки бутый кисәкләре) салып, ут төртергә һәм озак яндыр мыйча, сүндерергә. Алар суынгач, тычканнар үзәккә үткән урыннарга куеп чыгарга. Бу ысул 3-5 айга җитә.
- Көйгән йон яки мамык. Әлеге ис, шулай ук, кимерүчеләрне куа. Тишек иске йон оекбаш, итек, кош мамыгы һәм каурыйларын көйдереп алыгыз да, кисәкләрне корткычлар үзләрен сиздергән урыннарга урнаштырыгыз. Йон әйберләрне тулысынча яндырып бетерергә дә мөмкин һәм көлен коры шпак левка белән катнаштырып, тычкан-киек сукмакларына сибәргә. Шуннан соң сез аларны ишетмәячәксез дә, күрмәячәксез дә.
- Каен дегете. Кимерүчеләрдән нәтиҗәле чара. Дегет сеңдерелгән чүпрәк кисәкләрен, кимерүчеләр борчыган урыннарга: подвал, чорма, сарай һәм башка хуҗалык корылмаларына урнаштырыгыз.
- Скипидар. Бу сыеклыкны савытларга салып, тычканнар йөри торган сукмакларына куеп чыгалар. Шулай ук, скипидарны керосин белән катнаштырып, подвал, чорма, сарайга сиптерергә була.
- Аш серкәсе. Гадәттә аны чорма һәм подвалга сибеп кенә чыгалар. Әлеге ысул бик күптәнге һәм нәтиҗәле – эшкәрткәннән соң 1-3 көннән өйдә бер тычкан да калмас. 80 кв.метрлы бүлмәгә якынча өч литр аш серкәсе кирәк.
Җылыткыч материалларны тычканнар бик тә ярата һәм ничек кенә сак лансагыз да, алар шунда ниндидер юллар белән кереп, оя корырга җаен таба. Минвата һәм пенопласт кулланмаган хуҗалыклар хәзер бик аз. Аларны корткычлардан нафталин яхшы саклый. Бу матдә корткычлар өчен агулы. Кайсыбер кешеләр, җылыткычлар кулланып ни дә булса корганда ук, нафталинны порошок хәленә китереп, минватага һәм стенага сибә. Тычкан инде мондый стена арасына кергән очракта да, оя кормаячак. Нафталин, шулай ук, корткычларны подваллардан, сарай һәм чормалардан куалау өчен дә кулай. Аны порошок хәленә китереп, утын чүбе белән катнаштыралар һәм тычканнар булган урынга сибәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев