Тузганактан бик файдалы бал
Тиздән сары чәчәк, одуванчиклар чыгачак. Күп кеше бу үләнне чүп үләненә саный, түтәлләрдән өзеп атарга ашыга. Ә бит тузганак витаминнарга бай, файдалы дару үләне булып санала. Алай гына да түгел, уңган хуҗабикәләр бу чәчәктән бал, төнәтмә дә әзерлиләр.
Бу үсемлекнең файдасы бахисап. Аның согында бәвел кудыру тәэсиренә ия булган тараксацин матдәсе бар икән. Тузганактан ясалган төнәтмә шикәр диабеты, үт куыгы hәм бавыр авырулары, авитаминоз, анемия белән интекәннәргә шифа бирә.
Кызык факт: тузганак чәчәкләре иртәнге 6.00 да ачылып, кичке 15.00 тә ябыла, монда бер-ике минут кына аерма булырга мөмкин. Тузганак чәчәгенең ачылу-ябылу вакытына карап, безнең әби-бабайларыбыз сәгать йөрешен тикшерә торган булганнар.
Бу чәчәк тулысынча ашарга яраклы. Тузганак чәчәкләреннән бал кайнаталар, яфраклардан тәмле салат, тамырларыннан организмга файдалы төнәтмә әзерлиләр.
Бүген без сезгә әлеге чәчәктән бал кайнату рецептын тәкъдим итәбез
Сары чәчәк балы:
Чиста җирдән эре, матур сары 300 чәчәк җыябыз.
Аларны салкынча су белән юабыз.
Чәчәкләрне 1 л 200 гр су белән кәстрүлгә салабыз.
Иттарткычтан 2 лимон үткәреп өстибез.
Кайнатырга куябыз.
Кайнап чыккач, тагын 10 минут тотабыз да, сүндерәбез.
Шушы масса тәүлек буе тора.
Аннан соң аны вак тишекле дуршлагтан сөзәбез дә, сөзгән сөзмәгә 2 кг 500 гр шикәр комы салып 1,5 сәг буе кайнатабыз.
Күңелегезгә хуш килә икән ясап карагыз. Сезне яратып, Мәрьямегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев