Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Түтәлләрдә кырмыскалар: алар бакча өчен нинди куркыныч тудыра һәм үсемлекләрне бөҗәкләрдән ничек сакларга?

Исегезгә төшерәбез: бакчада яки урманда аларның нинди файда китерүләре турында алдан бастырылган мәкаләдә сүз барган иде.

Кырмыскалар файдасына карамастан, алар белән тыгыз күршелекнең үз тискәре яклары да бар.

Барыннан да бигрәк кырмыскалар бакчада проблема тудыра. Аларны куркыту өчен:
• Һәр җимеш куагы төбенә керосинга манылган чүпрәк куегыз.
• Кырмыскалар, төбе киндер мае сыланган агачларга да якын килми.
• Ботакларга шикәрле су салынган һәм авызлары сироп яки әнис мае сыланган шешәләр элеп куеп, капкын ясасагыз да була.
• Әгәр кырмыскалар агач тамырлары янында оялаган булса, сүндерелмәгән известь түшәп, өстенә су сибегез яки 20%лы карбол катнашмасы кулланыгыз.
• Сабынлы-тозлы яки сабынлы-көлле эремәгә бетләгән җимеш ботакларының очын шунда тыгып, чайкагыз. Мондый «душ» бетнең тиресен ашый һәм ул үлә.
• Карлыган яки крыжовник куаклары янына календула чәчегез – ул бетләрне яратучы камканы (божья коровка) җәлеп итә.

Кырмыскалар өчен үтергеч «капкыннар» бура, чүпрә һ.б. кушып ясала. Аларны ашаганнан соң, әлеге бөҗәкләр берникадәр вакыттан соң үлә. Игътибарыгызга берничә рецепт тәкъдим итәбез:

  • 2 аш кашыгы кайнар суга 1 аш кашыгы шикәр комы, 1/3 чәй кашыгы бура һәм суынгач 1 чәй кашыгы бал. Атна саен яңасын ясап куярга.
  • 40% шикәр комы + 10% бал + 5% бура + 45% су. Катнашманы пробиркаларга салып, кырмыскалар актив урынга, янтайтып урнаштырырга (бер пробирка 3-4 кв. метрга).
  • 2 аш кашыгы ит фаршына ½ чәй кашыгы төелгән бура кушып болгатырга. кырмыскалар күп урынга урнаштырырга.
  • 1 аш кашыгы чүпрәне, куе каймак халәтенә килерлек итеп, кайнаган һәм суытылган суга салып болгатырга, 1 чәй кашыгы теләсә нинди кайнатма кушарга.

Шуны катыргыйга сылап, кырмыскалар күпләп булган урынга куярга. Алар берникадәр вакыттан соң үлә.
Һәм иң соңгы чиктә генә кулланыла торган ысул – кырмыскаларга каршы агулы химикатлар ярдәмендә көрәшү. Моны инде башка бернәрсә дә ярдәм итмәгән, ә бакчадагы үсемлекләр алардан бик зыян күргән очракта гына кулланырга тырышыгыз.

Шуны истә тотыгыз: агу йогынтысы эзсез генә калмаячак – кырмыскаларны юк итү белән бергә, агу башка бөҗәкләрне, шул исәптән файда китерә торганнарын да юк итәчәк. Химик препаратлар махсус кибетләрдә сатыла: Гром, Гром – 2, Муравьед, Медветокс – вегетация чорында кырмыскаларның тупланган урынына, Баргузин – кырмыска оясына 2-3 см тирәнлеккә, Муравьин – түтәлләргә әйбер чәчкәннән яки үсентеләрне туфракка күчергәннән соң ук кертергә.
Бакча участогыгызда хәлне дөрес бәяләгез һәм кырмыскалар белән көрәштә дөрес карар кабул итегез!

Любовь ЗАНИНА,
"Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев