Традесканция (халык телендә «бабьи сплетни», «ручеек») гөлен тәрбияләү турында
1. Әлеге үсемлек савытын якты урынга куярга кирәк, әмма турыдан-туры кояш нурлары төшмәсен.
2. Май аеннан алып көзгәчә балконга чыгарыгыз.
3. Чүлмәгендә туфрак кипмәсен, суны даими сибегез.
4. Яфракларындагы тузаннарны юдыру өчен, душта коендырыгыз.
5. Яз-җәй айларында ашламалар белән туендырыгыз.
6. Матур һәм «аккурат» үсемлек килеп чыгарлык итеп кискәләп, формалаштырыгыз.
7. Традесканцияне һәр 1-2 ел саен күчереп утыртыгыз яки яңартыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев