Тирәбездә үсә торган өч иң файдалы дару үләне
Иван-чәй Аны далаларда, юл буйларында һәм чокырлыкларда табарга була. Ул бакчаларда карлыган янәшәсендә дә үсә ала.
Ике исеме бар: тар яфрак лы иван-чәй һәм кипрей. Иван-чәйнең туры һәм шактый юан сабак озынлыгы 200 см га җитәргә мөмкин. Аста тар, озын, ачык яшел төстәге яфраклар урнашкан, ә өстә – алсу-шәмәхә төстә чәчәк чук лары. Әлеге үлән безнең киңлекләрдә еш очрый.
Иван-чәй уникаль үсем лек дип санала, чөнки анда башкаларда булмаган күп кенә файдалы матдәләр бар. Ул хәтта диңгез кәбес тәсеннән дә файдалырак.
Аны йөрәк тибешен тынычландыру, кан басымын бераз төшерү һәм үзеңне йокыга, сәламәт ял итүгә әзерләү өчен эчәргә киңәш ителә. Аның йогынтысында бөтен органнар да тигез һәм дөрес эшли башлый.
Әмма тромбоз, тромбофлебит һәм варикоз авыруы булган кешеләргә, авырлы һәм имезүче хатын-кызларга иван-чәй эчү киңәш ителми.
Аны җыю өчен иң кулай вакыт булып июль ае санала, ягъни чәчәге яртылаш ачылган вакытта.
Җыелганны караңгы бүлмәдә киптерәләр, учта уалар һәм өч литрлы ябык пыяла савытка салып куялар. Аннары аның өстенә дымлы тукыма кап лап, караңгы бүлмәдә нәкъ 36 сәгатькә калдыралар.
Бу составны духовкада даими болгатып торып киптереп була. Нәтиҗәдә коңгырт төстәге порошоксыман масса килеп чыга, нәкъ менә шуны чәй буларак кулланалар да инде. Пластик яисә пыяла банкаларда нык итеп ябылган килеш саклыйлар. Саклау урыны караңгы һәм салкынча булырга тиеш. Әгәр дә әлеге шартлар үтәлсә, өч елга кадәр саклана ала.
Зәңгәр мәтрүшкә (душица обыкновенная)
Күпьеллык үсемлек, биеклеге 30-80 см, июль-август айларында чәчәк ата. Мәтрүшкә корырак җирдә, урман читендә, тау битләрендә, елга ярларында үсә.
Кышкылыкка саклар өчен 20-30 сантиметр озынлыкта кисеп алып, очырмада яки яхшы җилләтелгән бинада киптерәләр. Бәйлә ме белән саклаганда – бер ел, ваклап, нык ябылган үтә күренмәс савытта тотсаң, өч елга кадәр яраклы була.
Мәтрүшкәнең файдасы ифрат зур. Ул табигый антибиотик булып санала. Составында корвалол, аскорбин кислотасы, дуплау матдәләре, эфир майлары күп. Ашказаны согы бүленеп чыгуны арттыра, тән температурасын төшерә, ютәлләгәндә ярдәм итә, артык холестеринны куа. Аны шулай ук нерв авыруларыннан да, кан басымы югары булганда, атеросклероздан һәм башка очракларда кулланалар. Элекке заманнарда мәтрүшкәне буыннар сызлаганда, тешләрне таштан чистарту өчен кулланганнар. Аның эфир мае кайбер «мазь»лар составына керә. Моннан тыш, аны сабынга, иннекләргә, ислемайга хуш ис бирү өчен косметикада да файдаланалар.
Мөһим! Йөкле хатын-кызларга зәңгәр мәтрүшкәне кулланырга ярамый, чөнки аның абортив тәэсире бар.
Сары мәтрүшкә (зверобой)
Сары мәтрүшкә урман-кырларда, бакчаларда да үсә. Ул бигрәк тә урман посадкаларын, юл буйларын һәм коры болыннарны ярата. Аны чәчәк атканда җыялар.
Аның каты сабагы очына вак сары чәчәкләр алтын сыман бүрек булып оешкан. Сары мәтрүшкә – бик күп авыруларга дәва. Халык аны юкка гына «99 авырудан дәвалау үләне» дип атамый. Аны бөрештерүче, ялкынсынуга һәм микроб ларга каршы чара буларак кулланалар.
Халык медицинасында элек-электән вакланган сары мәтрүшкә яфракларын яраларга тизрәк төзәлсен өчен ябалар. Ул җәй башында чәчәк ата. Аның составында дуплау матдәләре, эфир мае, глицерин, витаминнар бар. Төнәтмәсе бөер, ашказаны, эчәк, бавыр, үт куыгы авыруларына каршы, авыз куышлыгын чайкату өчен файдаланыла. Психикага яхшы тәэсир итә, депрессиядән котылырга ярдәме зур. Әмма сары мәтрүшкәнең төнәтмәсен озак эчәргә ярамый. Тән температурасы, кан басымы югары булганда да төнәтмәне эчми торырга киңәш итәләр. Башка дарулар эчкәндә дә тыелып торырга кирәк.
Сары мәтрүшкә күпләп үскән яланда көтү көтмәскә, чабылган печән арасында күренсә, алып ташларга кирәк. Аксыл төстәге мал-ларның (сыерларның «Симменталь» токымы) агулануы күзәтелә. Температурасы күтәрелә, тире, борын, күз, авыз тирәләре шешенә, кысыла. Шешенгән урыннарда җәрәхәт барлыкка килмәсен өчен, малны тизрәк ышыкка, күләгәле урынга куарга, эчәргә су бирергә кирәк.
Мөһим! Аны артык күп кулланырга ярамый. Чәен ясаганда чамасын белү бик кирәк.
Кулланыр алдыннан табиб белән киңәш ләшү зарур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев