Тиешенчә бәяләнмәгән күгән
Көзге мул уңыш алдынгысы күгән сливасына (тёрн) күп кенә бакчаларда кирәкмәгән бер нәрсә итеп карыйлар. Ул яки бер караңгы почмакта үсә һәм игътибардан читтә калып, уңыштан сыгылып тора, әмма җыярга «оныталар». Чөнки бик күпләр аның файдасын аңламый һәм бу җимештән ниләр ясарга да белми.
Аны беренче көзге кыраулардан соң җыю кулай. Шул вакытта җимешләр йомшаграк була, камаштыручанлыгы шактый кими һәм татлылана. Бездә бу сентябрь ахыры – октябрь була. Шуңа аны катыргычта саклый аласыз, ул тәмлеләнәчәк кенә.
Әйдәгез, күгән сливасының үзлекләренә күз салыйк:
Ашказаны-эчәк тракты өчен. Аңарда азык җепселләре күп. Клетчатка ашкайнату процессларын җайга салырга һәм эч кату ихтималын киметергә ярдәм итә. Моннан тыш, күгән организмнан газлар чыгаруга ярдәм итә, шуңа күрә метеоризмнан интегүче кешеләргә файдасы бар. Ләкин сак булырга кирәк, чөнки кыргый сливаны артык куллану диареяга китерергә мөмкин.
Иммунитет өчен. Җимеш составында С витамины күп. Бу витамин оксидлашу-торгызу реакцияләрендә, иммун системасының эшләвендә катнаша, шулай ук тимерне яхшырак үзләштерергә ярдәм итә. С витамины җитмәү иммунитетның җитди кимүенә китерергә мөмкин, бу сезонлы авырулар вакытында аеруча куркыныч.
Йөрәк-кан тамырлары системасы өчен. Калий һәм магнийга бай күгән җимешләрен даими рәвештә уртача микъдарда куллану, кан тамырларын ныгытырга булыша. Әлеге үзлек аркасында йөрәк авырулары үсеше куркынычы сизелерлек кими, кан басымы нормальләшә һәм канда начар холестерин күләме азая.
Күгән сливасын куллану алдыннан, бигрәк тә хроник авырулы кешеләргә, табиб белән киңәшләшү кирәк.
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев