Теш пастасы тюбигындагы сызыклар аның табигый булу-булмавын күрсәтә дип ишеттем. Бу дөресме
Сорау - Җавап
Моны ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең кулланучылар хокукын яклау бүлегендә түбәндәгечә аңлаталар:
Чыннан да, кулланучылар арасында теш пастасы тышындагы сызыклар аның составын күрсәтә дигән фикер бар:
- Яшел – табигый матдәләр генә бар.
- Зәңгәр – дару ингредиентлары булуы турында сөйли.
- Кара – бу тулысынча химик продукт дигән сүз.
- Кызыл – химия һәм табигый компонентлар комбинациясе.
Чынлыкта, сызыкларда яшерен мәгънә юк. Алар бары тик җитештерүдә тюбиклар ясау процедурасын автоматлаштыру өчен кулланыла. Фотометкалар дип аталганнар махсус датчиклар өчен билгеләнгән, алар аны укый һәм пакетның кайда киселергә яки тоташтырылырга тиешлеген билгели. Әгәр дә бу билге булмаса, ябыштырылу тигез булмас иде.
Теш пастасын сатып алганда, аның составын өйрәнергә кирәк. Төсле сызыкларга түгел, ә компонентларга игътибар итү зарур.
Теш пастасы турында мифлар
Белергә кирәк:
- Фтор: кариесны профилактикалау өчен хезмәт итә, әмма күп йотылса, организм өчен агулы.
- Додецилсульфат: күбек барлыкка китерүче компонент булып тора, ләкин авыз куышлыгына тискәре йогынты ясый.
- Триклозан: бактерияләрне бетерү өчен кирәк, ләкин шул ук вакытта файдалыларын да юк итә.
- Кальций карбонаты (акбур) һәм алюминий оксиды: абразив компонентлар сыйфатында эмальгә зыян китерә.
- Метронидазол һәм хлоргексидин: антибиотиклар булып тора, әмма шул ук вакытта нормаль микрофлораны да юк итә.
- Абразивлык индексы: теш пастасында 100гә кадәр булырга тиеш.
Теш табибы кушканнарны үтәргә кирәк, ул киңәшләрен теш һәм уртның торышын исәпкә алып бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев