Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
#кирәклекиңәшләр

Теплицага чыккан помидорларны карау

Файдалы киңәшләр.

Су сибү. Беренче 7-10 көндә сипмәгез, утырткандагы дымда (чокырга 1-2 л) тамырлар урнашсын. Аннары 5-7 көнгә бер һәр төпкә 3-5 л иртән җылы су сибегез. Эсседә – 3-4 көнгә бер. Помидор бирә башлагач – 5-7 л.

Артык су сибү – черетә, дым җитмәсә – уңыш вак була. Теплицада 60-70% дымлылык тотыгыз.

Тукландыру. Теплицага чыкканнан соң 10-14 көн узгач: яшеллек үссен өчен – 10 л суга 20 гр мочевина (1 төпкә 1 л). Чәчәккә бөреләнгәч: 10 л суга 20 гр суперфосфат һәм 15 гр калий сульфаты (1 төпкә 2 л) яки көл төнәтмәсе (1 л суга 1 стакан кушып, бер тәүлек төнәтергә, 1:5 нисбәтеннән кулланырга). Уңыш биргәндә: ике атнага бер тапкыр 10 л суга 1 а.к. нитроаммиафоска катнашмасы (1 төпкә 2-3 л).

Азот көч бирә, фосфор һәм калий – эре помидорлар. Тамырларны яндырмас өчен су сипкәннән соң ашлагыз.

Куакларны формалаштыру. Тәбәнәк сортларда «пасынок»ларын беренче чуктан астагыларын сындырыгыз, 2-3 сабак калдырыгыз. Озын буйлыларда 1-2 сабак булсын, барлык «пасынок»ларны 5-7 көн саен өзеп торыгыз. 5-7 чуктан соң куакның очын чеметегез.

Бу помидорларны зур итә һәм өлгерүне тизләтә. Коры көнне иртән эшкәртегез, киселгән урыннарга көл сибегез.

Төбен йомшарту һәм мульчалау. Туфракны, су сипкәннән соң 1-2 көн үткәч, 5-7 см тирәнлектә йомшартыгыз. Түтәлләрен агач чүбе, торф яки чабылган үлән белән (5-7 см калынлыкта) мульчалагыз.
Йомшарту – тамырларга һава бирә, мульча – дым һәм җылы саклый, чүп үләннәрен үстерми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев