Температураның кискен төшүе яки җылынуы сәламәтлек өчен куркынычларны арттыра
Галимнәрнең тикшеренү мәгълүматлары буенча, кышын температураның 1°С ка гына күтәрелүе дә ашыгыч госпитализацияләр ешлыгын 20%ка, үпкәләрнең хроник обструктив авыруы кискенләшүен — 41%ка һәм үпкә ялкынсынуын — 15%ка арттыра. Җәен һава температурасы үзгәрешләренә мондый бәйлелекләр ачыкланмаган.
Һава температурасы «сикереше» нәрсәсе белән комачаулый?
Уңайлылык күрсәткечләре
Кеше өчен 18-20°С (йокы өчен 16-18°С) һәм 40-60% дымлылык комфортлы санала.
Температураның кискен төшүе яки җылынуы чыннан да сәламәтлек өчен куркынычларны арттыра. Россия галимнәре мәгълүматлары буенча, тәрәзә артындагы температураның 1 дән 10°С ка кадәр тирбәнешләре сәламәт кешегә тискәре йогынты ясамый. Ә инде 10-15°С чикләрендәге «сикереш»ләрен, хәтта нык организм да «канәгатьсезлек белән» кабул итә. 15°Стан артып китсә — сәламәтлек өчен тискәре йогынтысы шактый сизелерлек була.
Һәм монда эш «плюс» яки «минус» билгеләрендә генә түгел. Температура белән бергә үзгәрә һәм кеше организмына йогынты ясый торган берничә фактор бар.
- Һавадагы кислород микъдары. Суытканда һавада кислород күбрәк, ягъни сулау җиңелрәк. Температура кискен күтәрелгәндә кире хәл күзәтелә.
- Дымлылык. Дымлылыкны, шулай ук, температура тирбәнеше үзгәртә. Кышын никадәр салкынрак булса, һава шулкадәр корырак була.
- Дымлылыкның 5-20% тирбәнеше организм өчен артык зарарлы түгел, ә менә 20-30% булса – организмның тискәре реакциясенә китерә.
- Югары дымлылык буын, бөер авырулары, ә түбән дымлылык аллергиклар, астматиклар һәм үпкәләрнең башка җитешсезлекләре булган кешеләр өчен куркыныч. Кискен суыту фонында бу куркыныч тагын да арта.
- Җил. Һава массаларының хәрәкәт итү тизлеге, ягъни җил, шулай ук организмның температура сикерешләренә реакциясен шактый дәрәҗәдә билгели. Кыш көне җил көчлерәк булган саен, салкын да ныграк сизелә. Метеорология мәгълүматларында «һава температурасы» гына түгел, ә «ничек тоела» пункты да бар һәм ул юкка гына бирелми — аның өчен күрсәткечләр тыштагы реаль температураны гына түгел, ә дымлылыкны, җилне, сезонлылыкны һәм хәтта географик урнашуны да исәпкә алган формула буенча исәпләнә.
Җылыту һәм ашыгыч ярдәм
Статистика буенча, кискен җылыту чорында һәр өстәмә 5°С «баш авыртуына» ашыгыч ярдәм чакырулар санының 7,5% ка артуына тиң.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев