Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тавык-чебешләр өчен

Файдалы киңәш –акчадан кыйммәт

Яз бакча эшләре белән генә түгел, кош-кортлары белән дә мәшәкатьләргә бай. Аларны карау буенча берничә киңәш тәкъдим итәбез. Кайсыберләре шаккатырлык булып тоелса да, сынап карарга мөмкин, бәлки чынлап та кошларга ошыйдыр.

Чебешләрегезнең ризыгына киптерелгән яки яңа өзгән файдалы үләннәр – тырнак гөле, кура җиләге яфрагы, әрем, тузганак яфрагы һ.б. кушып бирсәгез, алар сәламәт һәм паразитларсыз үсәр.

 
Тавыкларыгызга кәбестә генә түгел, чуку өчен кабак та асып куегыз.
Бозлы ванналар тавыкларыгызга эссе көннәрдә суынырга ярдәм итәр. Моның өчен ләгәндәге суга суыткычыгызда катырылган боз салыгыз. Шунда кереп басып суынган тавык үзен бик бәхетле хис итә икән. Әле эссе көннәрдә ризыкларын да катырып ашатырга киңәш итәләр. Шуны чуку аларга рәхәтлек бирә ди. Төрле орлыклар (кукуруз, борчак һ.б) салынган суны катырырга мөмкин.
Тавык һәм чебешләр торган урынга көзге дә куялар, хәтта. Алар да кешеләр кебек аның каршысына басып, көязләнергә ярата ди. Бу үзенә күрә аларга бер күңел ачу булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X