Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тавыгыгыз йомырка саламы?

Яхшы киңәш –акчадан кыйммәт

Иртәрәк яктыра, соңрак караңгылана, көннән-көн җылырак була бара, кәефләр күтәрелә – моны тавык­ларның матуррак җырлый башлавыннан, йомырка салулары артканнан да сизәргә була. Исән-сау кышлагач, язын кетәклегегездә тормыш тагын да җанлана.

Тавыкбикәләрегезне яхшы ашатыгыз.
Кышын ял иткән яки бик аз йомырка салган тавыклар март аенда үз бурычларын бик тырышып үти башларга мөмкин. Моңа көч бирердәй балансланган һәм витаминлы ризык бирегез. Кыш чыккан кәбес­тәләрегез алар өчен шәп витамин.

Яктылыкны киметегез.
Кыш буе кетәклектә өстәмә ут яндырсагыз, хәзер аны куллану вакытын әзәйтегез, әмма кискен түгел. Һәр көнне 15-20 минутка кыскартыгыз. Тәүлеккә 17 сәгатьтән дә күбрәк яктылык – тавык­ларга кире тәэсир ясый.

Ризыкны экономияләп бирегез.
Шуны исегездән чыгармагыз, тавыкларны ашату – ул сыйлап алу кебек кебек кенә булсын, тәүлек буе аларның алларында ризык торырга тиеш түгел. Артыгын ашату аларны симертә – тавыклар йомырка салмый башлый һәм кошларның кинәт үлеп китүенә дә сәбәп була.

Аксымлы ризык ашатыгыз.
Сөяк оны, очсыз балык бирегез, изгәненә кушарга артык-портык ит, сөяк, май кисәкләре пешерегез, аксым составы буенча кукуруз да әйбәт.

Кальций кирәк.
Йомырка яхшы салсыннар өчен кабыр­чык (ракушка), акбур һәм йомырка кабыгы ашатыгыз. Алдан эшкәртегез (пешерегез, микродулкынлы мичтә җылытыгыз, духовкада кыздырыгыз) һәм ваклагыз.

Яз – ерткыч хайван һәм җәнлекләрнең балалары өчен азык эзләү чоры. Ә тавык ите һәр ерткыч «меню»ында бар. Кетәклекләрне һәр яклап тикшерегез: беркем дә стенасын кимермәгәнме? Мәсәлән, ләтчә (ласка) тавыкларны үтерә генә, ашамый. Ә төлке тавыкны урлап китү хәйләсен һичшиксез табачак. Әле тагын сасы көзән бар...

Оя стенасында тишек­ләрне һәм тирәли җирне тикшерегез – казылган юл юкмы. Төлкеләрнең капка келәсен ача белүләрен ишеткәнегез бар идеме? Март аенда күсе һәм тычканнар да азык эзли, алардан да сакланыгыз.

Белмәсәгез – белегез, тавыкларын ел әйләнәсе помидор һәм болгар борычы белән сыйлаучылар да бар икән. Моның өчен алар көзеннән артып калган яшелчәләрен иттарткычтан чыгартып, бер бирерлек итеп пакетларга тутырып, катыргычка тутырып куя­лар һәм атнага бер-ике тапкыр кыткыбикәләрен шатландыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X