Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Тәрәз саен үсенте үсә...

Әйе, җырдагы яран гөлләргә почет юк әлегә, алар урынын помидор, борыч, баклажан һәм башка яшелчә үсентеләре алды.

Бала карагандай тәрбиялибез шуларны, ничек кенә булса да сәламәт, нык итеп үстерәсе килә бит. Аларны ашлау­ның еллар дәвамында сыналган һәркемнең үз сере бар инде, менә мондыйларын да кулланып карагыз әле, бәлки уңышлырак булыр. Үсентеләр тизрәк үссен һәм помидорлары-борычлары зуррак булсын өчен түбәндәге катнашма белән ашлап карый аласыз:

 

  • 250 гр сөткә берничә тамчы йод салып болгатырга һәм 1 литр суга кушарга – бу үсемлекләрне коендыру өчен;
  • 3 литр суга бер тамчы йод кушып, томат үсентеләренә бер тапкыр сибәләр – шул рәвешле уңышы арта һәм помидорлары зуррак була;
  • 10 литр суга 1 литр сөт һәм 15 тамчы йод кушып болгатырга. Шуның белән су агып төшәрлек итеп, яхшылап помидор куакларын коендырырга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев