Тәмәке тарту – үзеңә кабер казу ул
Бөтендөнья тәмәкесез көн ел саен Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы эгидасы астында язның соңгы көнендә – 31 майда билгеләп үтелә Баш тарт!
Тәмәке үстерү кешелеккә зур зыян китерә. Тәмәке сәнәгате аны башка культуралар белән алыштырырга комачаулый һәм дөнья азык-төлек кризисын кискенләштерә.
Әлеге кампаниянең максаты һәм тәмәкегә ничек каршы тору турында «ТРда Гигиена һәм эпидемиология үзәге» ФБУЗның Яшел Үзән бүлеге консультация пункты белгече Надежда Александрович аңлатма бирә:
Тәмәке дөньяның 124 илендә үстерелә, миллионлаган кешегә файда китерә ала торган зур җирләрне били, шуңа күрә илләр фермерларга тәмәкедән азык-төлек культураларын үстерүгә күчүдә ярдәм күрсәтергә тиеш һәм бу – алып барылучы кампаниянең максаты.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бәяләвенчә, дөньяда тәмәке кулланучылар саны якынча 1,3 миллиард кеше тәшкил итә, 80%ы түбән яки уртача керемле илләрдә яши. Аны куллану ярлылык проблемасын көчәйтә, чөнки алар ризык һәм торак кебек ихтыяҗларны канәгатьләндерү өчен кулланыла алган акчаның бер өлешен тәмәкегә сарыф итә. Тәмәкедән баш тарту җиңел түгел, чөнки ул бәйлелек тудыра, шулай ук эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең иртә үлеменә һәм инвалидлыгына сәбәп була, гаилә керемен киметә, сәламәтлек саклау чыгымнарын арттыра. Тәмәке тартудан ел саен 8 миллионнан артык кеше үлсә, шуларның 1,2 миллионы аның икенчел төтенен сулауга дучар булучылар.
Тәмәке – яфрактан һәм кәгазьдән генә тора торган зарарсыз уенчык түгел. Янганда ул 4 меңнән артык куркыныч химик матдә бүлеп чыгара. Кеше организмына нәкъ менә алар зур зыян сала. Тартучы янында торып, төтенен сулау бик зыянлы. Сулаучылар арасында да үпкә рагыннан, инсульттан үлүчеләр күп. Шуңа күрә тәмәке яратучылар үзләренә генә түгел, әйләнә-тирәдәгеләр сәламәтлегенә дә зыян китерә.
Россиядә 2013 елда «Гражданнарның сәламәтлеген тәмәке төтененнән һәм аның нәтиҗәләреннән саклау турында» яңа федераль закон кертелде, аның нигезендә җәмәгать урыннарында тарту, рекламалау, шулай ук балаларны тәмәке куллануга җәлеп итү тыела.
2023 елның 28 апрелендә Владимир Путин балигъ булмаганнарга вейплар (электрон тәмәке) сатуны тыю турында законга кул куйды. Закон вейплар әйләнеше кагыйдәләрен кырысландыра. 2023 елның 1 июненнән никотинлы продукцияне куллану җайланмаларын кибетләрдә һәм павильоннарда гына сатып алырга мөмкин булачак, ярминкәләрдә, күргәзмәләрдә, дистанцион сату ысулы белән яки автоматлар кулланып сәүдә итү тыела. Тәмәке тартучылар, бигрәк тә яшьләр электрон формасын куллануга өстенлек бирә. Алар аны куркынычсызрак дип уйлый. Әмма шуны искәртергә кирәк, электрон тәмәке никотин аркасында зарарлы. Аның составында зарарлы химик матдәләр күп. Шуларның иң куркынычы — этиленгликоль.
Тәмәкедән баш тарткан кешенең тулысынча сәламәтләнү мөмкинлеге бар. Моның өчен профилактика кабинетларына, сәламәтләндерү үзәкләренә мөрәҗәгать итәргә була. Шул ук вакытта тәмәке аркасында җилгә очкан акчаны исәпләп карау зыян итмәс. Аны файдалы әйбер сатып алуга тоту отышлырак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев