Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Талпан кадалу уен эш түгел

Бу бөҗәк бик куркыныч авыру – энцефалит йоктырырга сәләтле

Табиб кисәтә!
Язын табигать кенә түгел, талпаннар да уяна. Быел апрель ае бик җылы булганга күрә, алар иртәрәк уянды. Һәм активлыклары көзгә кадәр дәвам итәргә мөмкин. Аңа тереклек итү өчен +1-3 градус җылылык та җитә. Шул сәбәпле бу чорда урман-кырларга гына түгел, шәһәр паркларына да барырга кот очып тора.

Талпанның бик куркыныч авыру – энцефалит китереп чыгаруы бар. Шуңа күрә талпан гына димәскә, ә саклана да белергә кирәк. Аллаһ сакласын, гомерлек инвалид булып калуың бар.
 

Вируслы энцефалит – кискен йогышлы авыру, башлыча үзәк нерв системасын зарарлый. Ул неврология өзлегүләренә, хәтта үлемгә дә китерә ала.
 

Энцефалит һәм аны профилактикалау турында без «Татарстан Респуб­ликасында гигиена һәм эпидемиология үзәге»
ФБУЗның Яшел Үзән филиалы консультация пунктының гигиена табибы Надежда Александрович белән сөйләшәбез.

– Талпан кадалу уен эш түгел. Шулай да, һәр кадалганы авыру йоктыра алмый. Зарарлану ничек бара?

– Авыруны китереп чыгаручы (арбовирус) кешегә вируслы талпаннан селәгәй белән йога. Әйтик, эпидемик яктан уңай булмаган территорияләр – урман-паркларда, бакча участокларында шундый бөҗәкләр кадалу куркынычы зур. Алай гына да түгел, талпан зарарлаган эт-мәчеләр аша да, хәтта вируслы талпан кадалган кәҗә, сыер сөтен кайнатмыйча куллану да куркыныч.

– Авыруга нинди билгеләр хас?

– Аңа язгы-көзге сезонлылык хас, ул талпаннарның иң актив чоры белән бәйле. Инкубация чоры 10-14 көн дәвам итә, әмма ул 60 көнгә кадәр җитәргә мөмкин. Авыру кискен башлана, көчле баш авырту, температураның 38-39 градуска кадәр күтәрелүе, күңел болгану, косу белән бергә бара, мускул авыртулары борчый.

– Бу инфекциягә кемнәр дучар була?

– Яшенең һәм җенесенең нинди булуына карамастан, бөтен кеше талпан энцефалиты белән зарарлануга бирешә.
Бигрәк тә эшчәнлекләре урман хуҗалыгы, геологиягә бәйле булганнар, автомобиль һәм тимер юллар, нефть һәм газ үткәргечләре, электр тапшыру линияләре төзүчеләр, топографлар, аучылар иң зур куркыныч астында. Шәһәрдә яшәүчеләр шәһәр яны урманнарында, паркларда, бакча участокларында зарарлана ала.

– Талпан энцефалитыннан ничек сакланыр­га?

– Урман бете белән очрашырга мөмкин булган урыннардан читтәрәк йөрергә киңәш ителә. Каен яки нарат урманында алар сирәк була. Ул катнаш урманнарны үз итә. Урманга аксыл төстәге озын җиңле өс киеме, чалбар киеп барырга кирәк. Киемгә һәм тәннең ачык өлешләренә махсус сыекча сиптерергә була. Һәр ике сәгать саен өс-башны җентекләп тикшереп тору зарур. Талпан күпчелек колак арты, култык асты, муен тирәләренә кадалучан, шуңа күрә иң башта шул урыннарга дикъкать бирү мөһим. Әгәр ул тәнгә кадалган икән, аны алырга кирәк, чөнки озаграк торган саен энцефалит йоктыру куркынычы зуррак. Талпанны үзегез алсагыз да, табибка мөрәҗәгать итәргә онытмагыз. Урман бете тешләгәннән соң 4 көн эчендә иммуноглобулин кадалыр­га тиеш. Бәлагә тарымас өчен аны алдан кисәтү отышлырак. Иң ышанычлы ысул, әлбәттә, талпан энцефалитына каршы вакцина ясату.

– Прививканы кайда һәм ничек ясарга?

– Россия Федерациясендә талпан вируслы энцефалитка каршы берничә вакцина теркәлгән. Аны табиб консультациясеннән соң поликлиникалар, медсанчастьлар, уку йортларының сәламәтлек саклау пунктлары базаларындагы прививка пунктларында ясарга мөмкин.
Шуны истә тотарга кирәк: талпан энцефалиты булырга мөмкин булган территориягә барыр алдыннан прививка курсын 2 атна алдан тәмамларга кирәк. Прививка ясатмаган кешеләргә серопрофилактика үткәрелә – талпан кадалганнан соң энцефалитка каршы кешегә иммуноглобулин 96 сәгать эчендә ясала.

 

– Талпанны ничек алырга?

– Моны яшәү урыны буенча поликлиникада яки теләсә кайсы травматология пунктында эшләү яхшырак.
Әгәр андый мөмкинлек булмаса, тәнгә кадалган талпан тапсагыз, беренчедән, тынычланырга киңәш ителә. Аны, сәгать йөреше уңаена каршы борып, пинцет ярдәмендә бик дикъкать белән тартып чыгарырга кирәк. Беркайчан да кисәк тартып алмас­ка, чөнки ул инде үзенең алгы тәпиләре белән тирегә ябыша, әгәр катырак тартылса, аның башы өзелергә мөмкин һәм ул гәүдәсе белән тире эчендәкалачак. Талпанны тартып чыгарганнан соң, игътибар белән аның барлык өлешләрен карарга кирәк. Алар икегә бүленми торган санда булырга тиеш. Әгәр дә бүленә икән, димәк, угы тәндә калган. Аны тартып чыгарыр өчен, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Тартып алынган талпанны якындагы лабораториягә СЭС анализына илтеп тапшыру зарур.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев