Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Табигатьнең шифа бирер үләннәре

Июньдә дәвалау һәм бер елга хуш исле чәй өчен экологик чиста табигый чималны әзерләү башлана. Җәйнең беренче аенда яфраклар, үләннәр һәм чәчәкләр, шулай ук кайбер үсемлекләрнең тамырлары җыела.

Айның беренче яртысында әле яз көне үскән үлән һәм чәчәкләрне – май энҗесен (ландыш), шомырт, дүләнә (боярышник), миләш, сирень чәчәкләрен, каен яфрагын җыю дәвам итә. Июнь дәвамында кычыткан, үги ана, нарат җиләге, бака яфрагы, әрем, плаун (абагасыман), карлыган яфраклары, баллы чәчәк, тузганак, турак уты (толокнянка), көтүче сумкасы, сазанак, наратбаш, каен гөмбәсен (чага) киптереп әзерлиләр.


Җәйнең беренче аенда әлеге үсемлекләрнең файдалы матдәләрне иң күп җыйган вакыты.


Кандала үләне (донник) – үләннең чәчәкләре белән өске өлешен җыялар. Халык медицинасында сулыш органнары, ашказаны-эчәклек тракты, бөер һәм бәвел капчыгы, гипертония һәм атеросклероз, баш авыртудан һәм бала имезүчеләр сөтләрен арттыру өчен кулланалар.


Зәңгәр кыр чәчәге (васелек) – бәвел һәм үт суы кудыру өчен кулланыла.


Каен җиләге – ай башында чәчәк ләрен һәм яфракларын, аннары җиләген җыеп киптерәләр. Төнәтеп, азканлылык, ашказаны-эчәклек, бөер, бавыр, үт куу юллары авырулары вакытында, атеросклероз, гипертониядән, авитаминоз һәм депрессия хәлендә булганда, организмнан зарарлы матдәләрне чыгару өчен кулланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев