Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Сыйфатлы тавык шашлыгын ничек сайларга?

Кулланучы игътибарына!

Роспотребнадзор эксперты Екатерина Головкова аңлата

– Кибеттә тавык шашлыгы сатып алганда нәрсәгә игътибар итәргә?

– Миф буенча, җитештерүчеләр шашлык ясау өчен яраклылык вакыты чыккан ит куллана. Чынлыкта бу алай түгел – шашлык яңа, сыйфатлы иттән ясалырга тиеш. Әгәр дә ул вакуум пакетында сатыла икән, аның бербөтен булуына инаныгыз, киселгән урыннары һәм тишекләр булмасын.
Пакетта кан күп, яки ниндидер аңлашылмаган болганчык сыеклык булса, мондый шашлыкны алмау яхшырак.
Сатып алганда, иткә карагыз – кисәкләр бер зурлыкта, алсу төскә ия булырга тиеш, тавык бозылса яки маринадта бик озак ятса, яшел таплар барлыкка килергә мөмкин. Мондый шашлыкның исе дә сасы булачак. Ит салынган пакет чиста булсын. Җитештерү датасын һәм саклану вакытын карагыз, саклау шартларының үтәлүенә игътибар итегез.

– Кибеттә шашлык саклау шартлары нинди? Аны өйдә ничек дөрес сакларга?

– Кибеттә тавык шашлыгын саклау шартлары – 0дән 5 градуска кадәр. Өйдә шашлыкны суыткычта саклагыз, пакетны ачканнан соң аны шунда ук пешерергә кирәк.
Шашлыкны озак йөртергә туры килсә – термопакетка яисә сумка-суыткычка салыгыз. Аны һәрвакыт яхшы итеп кыздырыгыз. Бактерияләр һәм микроорганизмнар югары температурада үлә.

– Шашлык маринады составы нинди булырга тиеш? Нинди өстәмәләр рөхсәт ителә? Нәрсә булмаска тиеш?

– Маринад составына, кагыйдә буларак, тоз һәм тәмләткечләр, кайвакыт аш серкәсе, суган керә. Тоз күләменә игътибар итегез. Ит маринадта шактый озак булганлыктан, кыздыру вакытында тоз туплана, һәм мондый шашлык тозлы булырга мөмкин. Маринад составында еш кына төрле хуш исләр, стабилизаторлар, тәм көчәйткечләр һәм башкалар була, кайбер җитештерүчеләр хәтта шикәр дә өсти. Әлбәттә, мондый составлы шашлыкны сатып алмау яхшырак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев