Суганны кайсы вакыт җыялар
Суганны вакытыннан алда җыйсаң, ул формалашырга җитешми, шуңа да төрле корткычлар үтеп кереп, уңышка зыян китерергә мөмкин.
Ә соңга калсаң, суганның кабыгы әрчелә, тамыры үсә һәм озак сакланмауга китерә. Суган җыю вакытын билгеләве шактый гади.
Аның сабаклары саргая, кибә һәм түтәлгә ята башлый. Гадәттә, суганны июль ахырыннан алып августның уртасына кадәр алалар.
Суганны дөрес җыярга кирәк. Аны коры көнне алырга, кирәк булса, бераз көрәк белән казып җибәрергә мөмкин. Йолкып алган суганның балчыгын берүк җиргә какмагыз, аның башына зыян киләчәк. Суганнарны кояшта әйләндерә-әйләндерә киптерәсе. Соңыннан җиләс урынга күчереп, берничә көн тотасы. Әгәр һава торышы мөмкинлек бирсә, кипкәнче аларны түтәлдә калдырсаң да була. Бу очракта төнгә өстенә берәр материал ябарга кирәк.
Сакларга куяр алдыннан кипкән суганның тамырын һәм сабагын бераз калдырып кисәләр. Суганны якынча 0 градуслы коры бинада, башка яшелчәләрдән ераграк урында саклыйлар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев