Суган кыякларының очы ник саргая?
Моның белән ничек көрәшергә?
Саргаюның сәбәбе азот җитмәү яки җитәрлек су сипмәү булырга мөмкин. Су сибү белән барысы да гади – суган түтәлләрен су белән туендыруны нормальләштерегез һәм тәртип булачак.Ә менә азот җитмәү белән көрәшергә кирәк, югыйсә кыяклар «ятачак», ә суганчыклар тулышмаячак.
Суганны түбәндәгечә ашларга була:
1 квадрат метр түтәлгә 25-30 гр исәбеннән – аммиак селитры яки 5 квадрат метрга 10 л суга сыер тизәге (1:10) белән 100-120 гр мочевина катнашмасы яисә 10 литр суга 3 аш кашыгы исәбеннән нашатырь спирты эремәсе белән.
Фото: Чулпан Гыйсмәтуллина, "ЯҮ"
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев