Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Суган кыякларын җиргә яткызырга кирәк дигән фикер яшәп килә. Бу чынлап та шулаймы икән?

Белгечләр нәрсә ди?

Сүзебез, кемне дә булса аяк чалып егу турында түгел, гап-гади суган хакында булачак. Башлары эре булып үссен өчен, җыеп алырга берничә атна калгач, суган кыякларын җиргә яткызырга кирәк дигән фикер яшәп килә. Бу чынлап та шулаймы икән? Белгечләр нәрсә ди?

Ә алар, яшелчәнең җир өстендәге өлеше кибү барышында, җир астындагысында күп күләмдә тук­лыклы һәм файдалы компонентлар туплана, шуңа күрә суган табигый рәвештә өлгереп җитешсә, ә сабагы әлеге егу нәтиҗәсендә ашыктырып киптерелмәсә, яхшырак, андыйлар кышын да озаграк саклана, ди.
Яшел сабакларны мәҗ­бүри екканда алар зарарлана һәм шулар аша суганга авыру микроорганизм­нар үтеп керә, нәтиҗәдә ул тиз бозыла һәм чери торган булырга мөмкин.
Әгәр дә инде вакыт җитсә һәм яңгырлар чоры башлану борын төбендә торса, тамырларын туфрактан аеру өчен, суганнарны сәнәк ярдәмендә сак кына җирдән күтәртү дә җитә. Шул рәвешле җирдән дым килмәгәч, алар үзләре табигый рәвештә саргаеп кибәчәк һәм яшел сабактагы кирәкле матдәләр дә башына күчеп бетәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев