Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Су сибүнең дә тәртибе бар

Җире барның – җиме бар

Яшелчәләргә суны әзләп һәм еш сипкәндә, дым тамырларына төшеп җитми, парга әйләнәчәк. Күп кенә үсемлекләргә суны күп итеп, әмма сирәк сибү яхшырак. Монда, әлбәттә, дымны яратмаучы яшелчәләрне истән чыгарырга ярамый. Томат белән кыяр яки кәбестәгә су сибү тәртибе аерыла.

Төрле культураларга су сибү ешлыгы:
кыярга – 3-4 көнгә бер тапкыр,
помидорга – атнага 1-2 тапкыр,
кәбестәгә – 2-3 көнгә бер тапкыр,
чөгендергә – барлык үсү дәверенә 4-5 тапкыр,
кишергә – атнага 1-2 тапкыр.

Әлбәттә, бу һава торышына да бәйле. Әгәр дә озак вакытка сузылган корылык тора икән, су сибүне ешлатырга кирәк.

Баклажан һәм борыч: бу культуралар даими су сибүне таләп итә. Әмма, помидор кебек үк, өстән койганны яратмый. Төпләренә 7 көнгә бер яки ике тапкыр сибәләр, су салкын булмасын. Әгәр дә һава температурасы +15°тан түбәнәйсә, су сипмиләр.

Ачык туфрактагы кыярларга, чәчәк ату вакыты җиткәч, 3 яки 4 көнгә бер, тамыр төбенә түгел, өстән коендырып сибәләр. Бер кв/метрга 30 литр исәбеннән.

Помидорларга җиде көн аралыгында 1 яки 2 тапкыр су сибәләр. Моның өчен иң кулай вакыт – иртән, эсселәтә башлаганчы ике сәгать алдан һәм бары тик төбенә генә, ә ул йомшартылган булсын. Бер төпкә бер чиләк чамасы су кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев