Су буенда ялыгыз аяныч хәлгә әверелмәсен
Җәй бик рәхәт һәм матур чор.
Әмма шуның белән беррәттән ул хәвеф-хәтәрләргә, фаҗигаләргә дә бай. Биредә аларны санап тормыйча, берсе турында сүз алып барыйк. Эссе көннәрдә бигрәк тә актуаль – су коену һәм аның белән бәйле бәхетсезлекләр турында.
Балаларның суга батуы, үлем сәбәбе буларак, икенче урында тора. Өлкәннәр, нигездә, үз ваемсызлыклары аркасында дөньялыктан китсә, балаларның үлеме, гадәттә, аларның ата-аналарының намусында. Бәхетсезлек очраклары суда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен бозу аркасында гына түгел, ә җиһазландырылмаган сулыкларда коену, шулай ук йөзү чаралары аварияләре аркасында да була. Соңгы вакытта су асты спорты (дайвинг) һәм битлек киеп чуму зур популярлык яулый. Сулыш торбасы, битлек һәм ластлар сатып алгач, кайберәүләр үзләрен су асты стихиясен үзләштерергә әзер дип саныйлар. Әмма җиһазлар белән эш итә белмәү еш кына һәлакәт белән тәмамлана. Су астында озак вакыт торганда, организмда кислород запасын яңарта алмаганга, кеше аңын югалтырга һәм үләргә мөмкин.
Суда үлемгә артык арыганлык, кызу тию яки артык туңу, алкоголь исереклеге һәм башка сәбәпләр ярдәм итә. Ял иткәндә, тәртип һәм иминлек кагыйдәләрен үтәү шарт.
Су шаяртуларны кичерми, шуңа күрә куркынычсызлык чараларын һәрвакыт истә тотарга кирәк:
- рөхсәт ителгән урыннарда, төзекләндерелгән пляжларда гына су коеныгыз;
- көчле агымлы, текә ярлы, сазлыклы һәм үсемлекләр белән капланган урыннарда су коенмагыз;
- исерек килеш су коену катгый тыела;
- су температурасы 17-19 градустан түбән булмаска тиеш, анда 20 минуттан артык тормаска киңәш ителә;
- берничә тапкыр 15-20 минут су коену яхшырак, чөнки туңганда көзән җыерырга, сулыш алу туктарга һәм аңны югалтырга мөмкин;
- кояшта озак вакыт булганнан соң, суга кермәскә яки сикермәскә кирәк, чөнки тән суынганда мускуллар кыскара, нәтиҗәдә йөрәк туктый;
- күперләрдән, причаллардан, пристаньнардан суга чумарга, үтеп баручы көймәләргә, катерларга, судноларга якын килергә рөхсәт ителми;
- әгәр дә йөзә белмәсәгез, тутырыла торган матрасларда һәм түгәрәкләрдә ярдан ерак китәргә ярамый;
- көймәләрдә булганда бер урыннан икенче урынга күчеп утыру, бортка утыру, көймәне билгеләнгән нормадан артык йөкләү, плотиналар янында һәм елга фарватеры уртасында йөрү куркыныч;
- шуны белү мөһим: судагы чикләү билгеләре акваториянең тикшерелгән, куркынычсыз урыны бетүен күрсәтә;
- өлкәннәргә шуны истә тотарга кирәк: балаларның үзләрен генә, караучысыз калдырырга ярамый!
Бу кагыйдәләрне санга сукмау балаларның суда җәрәхәтләнүенә яки үлеменә китерергә мөмкин. Балаларның гомерен саклап калу һәркем өчен мөһим булуына өметләнәбез!
СУГА БАТКАНДА БЕРЕНЧЕ ЯРДӘМ:
Баткан кешене судан чыгарганнан соң ук, аны, оча сөяге башыннан өстә булырлык итеп, корсагына әйләндерегез. Баланы корсагы белән ботыгызга аркылы куярга була.
- Зыян күрүченең авыз куышлыгына ике бармагыгызны тыгып, аны түгәрәк хәрәкәтләр белән чистартыгыз.
- Косу рефлексын һәм сулышны стимуллаштыру өчен тел төбенә үк кискен басыгыз.
- 5-10 минут дәвамында вакыт-вакыт тел тамырына басып, үпкә һәм ашказаныннан суны чыгарып бетерегез.
Үпкәдән суны яхшырак чыгару өчен учларыгыз белән аркасына суккалагыз, ә сулыш чыгару вакытында интенсив хәрәкәтләр белән зыян күрүченең күкрәк читлеген берничә тапкыр яннарыннан кысыгыз.Әгәр дә кешене коткару өчен кирәкле косу рефлексы булмаса, зыян күрүчене аркасына салыгыз, күзләренең яктылыкка реакциясен һәм йокы артериясендә пульс булуын тикшерегез. Алар булмаса, йөрәк-үпкә реанимациясенә керешергә кирәк:
- сулыш юлларына һава үтсен өчен башын мөмкин кадәр артка җибәреп, зыян күрүчене аркасына яткырыгыз;
- «авыздан авызга» сулаганда, зыян күрүченең борын тишекләрен кысыгыз, авызына яулык яки марля куегыз һәм авызын иреннәрегез белән тыгыз итеп каплап, көчле итеп сулыш өрегез;
- «авыздан борынга» сулаганда, зыян күрүченең авызын томалагыз һәм борынына сулыш өрегез.
Ясалма сулыш белән бер үк вакытта йөрәгенә массаж ясарга кирәк:
- бер уч табанын зыян күрүченең күкрәгенең аскы өлешенә, кабыргалар тоташкан урыннан (солнечное сплетение) бераз гына югарырак куегыз һәм икенче кулыгызның уч табаннары белән аның өстенә таяныгыз. Кулларыгыз белән күкрәгенә кискен басыгыз һәм тиз генә җибәрегез, бер сулышка 4-5 тапкыр басыгыз;
- периодик рәвештә (3-4 минуттан соң) су, күбек формацияләрен һәм лайланы зыян күрүченең өске сулыш юлларыннан салфетка белән чистартыгыз;
- суга баткан кешене реанимацияләүне 30-40 минут үткәрергә кирәк һәм аның нәтиҗәлелеге билгеләре булмаса да, уңышка өметне өзәргә ашыкмагыз.
Табиблар килгәнче дөрес күрсәтелгән беренче ярдәм – кеше тормышын саклап калу өчен иң мөһим адым!!!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев