Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Сорау-җавап

Нинди документларны чыгарып ташларга ярамый?

Шәхесне раслый торган документтан тыш, һәр гражданинның ташларга ярамый торган тагын берничә документы бар.

Юристлар аңлатуынча, бу әйбер яки хезмәтләр сатып алу турында чеклар. сатып алганда акча түләүне нәкъ менә чек раслый.
Шулай ук бу исемлеккә килешүләр керә. Килешү кәгазьләре аның шартларын, түләү срокларын, эшләр яки хезмәтләр исемлеген билгели. Судта хокукларны якларга туры килгән очракта, килешү кәгазе булмаса кыенрак туры киләчәк.


Шулай ук таныклыкларны, килешүне терки торган выписка һәм белешмәләрне сакларга кирәк. Бу аеруча күчемсез милеккә, транспорт чарасына хокукны билгели, мираска хокукны раслый торган документларга кагыла.


Әлеге документларны кабат ясату катлаулы. Шуңа күрә аларны сакларга кирәк, ди белгечләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев