Сорау-җавап
– Смартфонны югалтсаң, нинди проблемалар килеп чыга?
Смартфонда кешенең шәхси мәгълүматы була. Аны югалтсаң, проблемалар килеп чыгуы ихтимал.
Нигездә, сим-картага бәйле куркыныч бар. Телефон номерын кулланып, мобиль кушымталарга парольләрне белеп була. Шуңа күрә смартфон югалса, шунда ук телефон номерын мобиль операторда блокировкаларга кирәк.
Экспертлар искәрткәнчә, кулланучының браузердагы тарихын белсәләр дә куркыныч була. Смартфон хуҗасы акчасын, социаль челтәрләрдәге һәм мобиль кушымталардагы аккаунтларын югалтырга мөмкин.
Шәхси белешмәне саклау өчен катлаулы пароль, Face ID, эзләү һәм гаджетны читтән торып сүндерү функциясен кулланырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев