Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Солы кесәле әзерлибез

Мондый эчемлек теләсә кайсы яшьтә дә буыннарга ярдәм итә, кан басымын да нормага китерә.

Солы кесәле организм сәламәтлегенә тулаем уңай йогынты ясый. Көч һәм энергия бирә, деп­рессиядән булыша. Ул ашказаны, бөерләр һәм бавыр өчен дә файдалы.

Үт куыгында һәм сидек капчыгында ташларны эретә, канда холестеринны киметә.
Аны әзерләү өчен биш стакан суга бер стакан солы салып, сыек кесәл хәленә килгәнче, акрын утта кайнатырга. Элекке күләменә җитәрлек итеп сөт өстәргә һәм кайнатып чыгарырга. Бераз суынгач, 4 аш кашыгы яки үзегез яраткан тәменә туры китереп бал өстәргә. Көн дәвамында, никадәр телисез, шуның кадәр ашагыз.

Солы кесәле – дәвалау чарасы, ул сәламәтлекне торгыза һәм ныгыта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев