Гарвард галимнәре шикәр диабеты куркынычын киметүче ашамлыкларны ачыклаган
Шикәр диабеты (СД) – хроник гипергликемия (канда шикәрнең артуы) белән характерлана торган метаболитик (алмаш) авырулар төркеме.
Кызганычка, шикәр диабетын профилактикалауның үзенчәлекле чаралары юк. Әмма нәселдән килгән хәлдә дә авыру барлыкка килү куркынычын киметү, инде барлыкка килгән диабет барышын җиңеләйтү, авыр өзлегүләрне кисәтү мөмкин. Артериаль гипертензия, симерү, аз физик активлык, гиперлипидемия булган затларга системалы рәвештә глюкозага толерантлык тесты үткәрергә кирәк (кимендә 5 елга бер тапкыр).
Профилактик чаралар үз эченә алырга тиеш:
1. Тән массасының нормальләшүе, канда глюкоза дәрәҗәсен контрольдә тоту.
2. Физик активлыкны арттыру.
3. Тәмәке һәм алкоголь кулланудан баш тарту.
Моннан чыгып, күбрәк хәрәкәтләнегез. Көн саен ким дигәндә ярты сәгать физик йөкләнеш кирәк (кемгәдер ул ашыкмыйча йөрү, ә кемгәдер аэробика, йөзү яки тренажерлар).
Үзегезнең авырлыгыгызны даими контрольдә тотыгыз һәм артык килограммнар барлыкка килгәч, тән массасын нормальләштерү чараларын күрегез.
Җиңел үзләштерелә торган углеводлар бакча һәм урман җиләкләрендәге катлаулы углеводлар һәм азык җепселләре белән алыштырылырга тиеш. Җепселле ризыкның шикәр чире үсешен кисәтүе исбатланган.
Туклану рационыгызны яңадан карагыз.
Рациондагы югары калорияле ризыкны, беренче чиратта татлы һәм майлы ризыкларны киметегез. Шулай ук фаст-фудтан, какланган ризыклардан, консервланган продуктлардан сакланыгыз. Соя, консервантлар, буяулар булган продуктларны куллануны минимумга калдырыгыз. Туклануның нигезен яшелчә һәм җиләк-җимешләр (тәүлегенә 400 г), әче сөт, балык һәм диңгез продуктлары, тавыкның ак ите тәшкил итәргә тиеш. Ак икмәк урынына тулы бөртекле ипи, ак дөге урынына көрән дөге, каты сортлы бодайдан ясалган макарон ризыклары кулланыгыз.
Гарвард университеты тикшеренүе күрсәткәнчә, пешкән солы ярмасының бер порциясен атнага 2-4 тапкыр ашау 2нче типтагы шикәр диабеты үсеше куркынычын 16%ка, солы боткасының бер порциясе атнага 5-6 тапкыр куллану куркынычны 39%ка киметә. Күбрәк су, яшел чәй эчегез (эчелә торган сыеклыкның гомуми күләме тәүлеккә 1,5 литрдан да ким булмаска тиеш).
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы
Фото: ясалма интеллект программасыннан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев