Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Сөякләр нык булсын

Ә сөякне нәрсәләр ныгыта соң?

Кальций һәм фосфор – сөяк тукымаларына нык лык бирүче төп минераллар. Алар балаларга – нормаль үсү, ә олыларга – сынуларны кисәтү өчен кирәк.


Әмма әлеге матдәләрнең турыдан-туры организмга эләгүе генә җитәрлек түгел әле. Аларның үзләштерелүе бик мөһим. Бу процесста кальций белән магнийга D витамины (кальцийның сеңүенә), аксым (үзләштерелүенә һәм минераллар туплануына), магний (кальций метоболизмын яхшыруына), кремний (фосфорның үзләштерелүенә) ярдәм итә.


Сөякләр нык булсын дисәң, яшелчә һәм җиләк-җимеш, бигрәк тә кәбестәнең барлык төрләрен (ак, брокколи һәм чәчәк кәбестәләре), кишер, шалкан ашарга кирәк. Кальцийдан кала, аларда тулысынча үзләштерүгә ярдәм итүче микроэлементлар бар. Кузаклылар, әстерхан чикләвеге, кабаклылар һәм көнбагыш, үсемлек майларында, сөяк тукымаларын ныгыту, шулай ук, D витаминын үзләштерергә ярдәм итүче аксым һәм майлар бар. Балык ризыкларыннан (аларны сөякләре белән ашарга кирәк) сардина һәм лососька өстенлек бирегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев