Сентябрь башында бакча эшләре
Җире барның – җиме бар
Көз фасылының беренче ае башында чөгендер, торма, татлы һәм әче борыч, баклажан, кыяр һәм помидорлар уңышын алып бетерәләр. Сентябрь уртасына кадәр бакча җиләген үрчетеп, күчереп утыртып өлгерергә, бәрәңгене алып бетерергә, кишерне алырга кирәк.
Суыта башлаганчы виноградны да җыеп өлгерегез. Кабак, карбыз һәм кавыннарны, шулай ук, ышык урыннарга урнаштырып куегыз.
Туфракка килгәндә, сезон дәвамында төрле ашламалар кертелсә дә, аны барыбер туклыклы матдәләр белән баетырга кирәк. Сидератлар – яшел ашламалар ярдәмгә килә, алар туфракның уңдырышлылыгын торгызырга ярдәм итә. Шуңа күрә уңышны алганнан соң, сабаклар җыеп алынгач һәм түтәлләр казылгач, сидераль культуралар чәчәргә мөмкин. Әлегә чагыштырмача җылы, яхшы яшел масса үсеп өлгерә, шуңа күрә сидератлар сыйфатында горчица, май тормасы, фацелия, борчак чәчәргә мөмкин. Ләкин фацелиягә килгәндә, бу сидератның арзан булмавын һәм шулай ук участокка бал кортларын җәлеп итүен исәпкә алырга кирәк, чөнки ул баллы. Шуңа күрә фацелияне яз көне чәчү кулайрак.
Көзге чәчү өчен, әмма кышка соңрак чәчелгән арыш, солы, рапс һ.б. яхшырак туры киләчәк. Яз көне алар тишелеп чыга һәм яхшы яшел масса бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев