Сарымсакны кайчан җыеп алырга
2-3 сарымсакның чәчәк сабын калдырыгыз.
Алар тураеп баскач һәм чәчәкләрнең тышчасы ярылгач, сарымсакларны казып алырга мөмкин дигән сүз. Аны коры һавада эшләү зарур. Сарымсакларны киптерүгә аеруча әһәмият бирергә кирәк. Казып алынган сарымсакларны түтәлдә киптерәләр. Кояш нурларыннан авыру таратучы гөмбәләр һәм микроблар үлеп бетә. Ләкин сарымсакны кояш астында озак тотарга ярамый, югыйсә пешекләр барлыкка килергә мөмкин.
Киптерелгән сарымсакның тамырларын һәм сабакларын кисәләр. Аны җилләтелә торган салкынча биналарда, кечкенә капларга салып суыткычта яки бүлмәдә генә дә сакларга ярый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев