Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Сарымсак утырту серләре

Җире барның – җиме бар

Мең төрле сырхауга шифалы сарымсакны үз вакытында утыртырга кирәк, ягъни көндезге
һава температурасы тотрыклы +8...+10 градустан югары күтәрелмәгәндә һәм инде алдагы көннәрдә дә башка җылыну көтелмәгәндә.

Суынган туфракта сарымсак тамыр җибәреп өлгерәчәк, ә кыяк бирмәячәк. Аңа, минуслы температуралы суыклар җиткәнче һәм тамыр җибәрү өчен 3-4 атна вакыт кирәк. Алданрак утырту да зыянга гына, тамыр да җибәреп, яшеллеккә дә шытып өлгерсә, язын кабат яңа кыяк чыгарырга көче җитмәскә мөмкин һәм сез сарымсаксыз калачаксыз яки яңадан утыртырга туры киләчәк. Әмма ул көздән утырткан кебек эре булмаячак инде.


Утыртырга ике-өч атна кала, сарымсак түтәлен алданрак казып, әзерләп куегыз. Туфрак бераз утырырга һәм тыгызланырга тиеш. Яңа казылган артык йомшак туфракта сарымсак тирәнгә китәчәк һәм язын соңрак тишелеп чыгачак.


Азотлы ашламалар (тавык тизәге, яңа тирес, мочевина һ.б.) көзеннән кертергә ярамый, чөнки азот яшел масса үстерәчәк.
Сарымсакны суганлылар үскән җиргә утыртырга ярамый. Аны тамырлары тирәннән тукланган яшелчәләр үскән урынга утырту яхшы, чөнки туфракның өске өлеше файдалы матдәләргә бай булып калган була. Мәсәлән, помидор, баклажан, салат, петрушка, кузаклылар, бөртеклеләр, кыяр, кабак кебек культуралардан соң.
Алдагы елда сарымсак һәм суган үскән туфракта, аларның корткычлары һәм авырулары бер төрле булганлыктан, уңыш яхшы булмаячак. Шулай ук редис, торма, шалкан, кишер, чөгендер, бәрәңге урыннарына да утыртмаска тырышыгыз, чөнки анда тук­лыклы матдәләр калмаган дәрәҗәсендә. Ә, мәсәлән, быел сарымсак үскән түтәлгә аны 3-4 елдан соң гына кабат утыртырга ярый.
Буразналарга 3-5 мм ком салыгыз, бу черү һәм гөмбәчекле авырулар куркынычын киметә. Түтәлне компост, торф, бурсыган агач чүбе һ.б. белән мульчалагыз.


Сарымсакны утыртканнан соң су сипмиләр, тамыр җибәрү өчен аңа табигый явым-төшемнәр дә җитә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев