Сарымсак утырту нечкәлекләре
Сарымсак утырту өчен коры һәм кояшлы көнне сайлагыз.
Түтәле, шулай ук, кояш нурлары төшә торган урында булса, яхшырак уңыш җыеп алачаксыз. Берничә ел рәттән сарымсак үскән урынны алмаштырыгыз, әмма ул быел суган үскән түтәл булмасын.
Сарымсакны һава температурасы биш көнләп +3...+5 градус тотрык лы торса, димәк, утыртырга вакыт. Безнең климатик зона өчен бу 1 – 20 октябрь тирәләре. Артык салкыннар башланганчы ул тамыр җи бәрергә, ә яшел үсен тесен чыгарып өлгер мәскә тиеш. Моңа бер ай тирәсе вакыт кирәк.
Сарымсакның тырнакларын көзен утыртасы көнне генә аералар. Аларның сәламәт һәм иң эреләрен сайлагыз.
Утыртыр алдыннан аларны марганцовка суында тотыгыз. Көзен болай итмичә, марганцовкалы эремәне җиргә сипсәгез дә була.
Сарымсак тырнакларын бер-берсеннән 6-8 см ераклыкта һәм шундый ук тирәнлектә утырталар. Алар өстендә туфрак 3 сантиметрдан да ким булмасын.
Утырткач ук түтәл өстен томаламаска да ярый. Чын салкыннар башлангач, коры торф, агач чүбе, салам, яфрак, ылыс, коры үлән яки кәгазь түшәргә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев