Сарымсагыгыз уңсын әле
Инде сарымсакларыгызның яшел кыяклары чыккандыр. Димәк, ашлама кертер вакыт.
Азотлы ашлама. Моның өчен 10 литр суга 1 аш кашыгы мочевинаны кушып болгаталар. Бу 1 м²ка җитә.
Яшел кыяклар 10-15 см булгач, сарымсак төбеннән туфракны алалар, көл сибеп, җирне кабат урынына кайтаралар. Моны, уклар барлыкка килгәч, кабатлыйлар.
Сарымсакның укларын җыеп алганда, берничәсен калдырыгыз. Аларга карап, уңышны җыеп алу өчен кулай вакытны билгеләп була. Ук башларының кабыгы ярылып, бүлбеләр тышка чыга башлагач, сарымсакны алырга кирәк, дигән сүз.
Утырту материалын сәламәтләндерү һәм яңарту өчен, шул бүлбеләрне чәчү юлы белән сортны яшәртәләр. Беренче елда алардан бер «тырнаклы» сарымсак үсә һәм көзеннән шуны утыртып калдырганнан соң, киләсе елда «күптырнаклы» гадәти уңыш җыеп алачаксыз.
Фото: freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев