Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Салкын тигәннән гади генә бер киңәш

Салкын тигәннән инжирлы сөт.

Төнәтмә ясау өчен нибары ике төрле ризык кирәк: 2 данә инжир һәм бер стакан сөт.

Җимешнең көрән төстәге сортларын сайлау яхшырак, чөнки аларда органик кислоталар һәм эфир майлары күп. Иң элек җимешләрне яхшылап юып, корытыгыз һәм вак кына кисәкләргә бүлгәләгез. 1 стакан сөтне кайнатып термоска салыгыз. Аңа вак итеп туралган инжир өстәгез. Термосны тыгыз итеп ябыгыз, селкетеп җибәрегез. Ике сәгать дәвамында төнәткәннән соң, сөзеп, эчәргә дә була.

Мондый эчемлекне кипкән инжирдан да ясарга була. Тик ул вакытта 3-4 җимешне турап, 1,5 стакан сөттә ярты сәгать талгын утта кайнатырга кирәк. Аннары газны сүндереп, инжирлы  сөтне каплап, төреп 1 сәгать тотарга кирәк.

Көн дәвамында өлкәннәргә 3-4 тапкыр яртышар стакан, ә балаларга 1\4 өлешен бирергә ярый.

Чыганак-фото: Авыл хатыны/Сельчанка

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев