Сәламәтлеккә иң зыянлы ризыклар турындагы язмабызны дәвам итеп...
Чипсылар, сохарилар. Чипсыларны әзерләү үзенчәлекләре аркасында, яман шеш китереп чыгаручы матдәләр – концерогеннар барлыкка килә.
Майонез, кетчуп, соуслар. Майонез канцероген булган һәм холестерин дәрәҗәсен күтәрүче транс-жирлардан тора. Анда консервантлар һәм стабилизаторлар бик күп.
Пакетлардагы соклар. Монда бернинди натураль соклар турында сүз дә бара алмый! Аларны Кытай чималыннан – 50% химия һәм 50% җиләк-җимеш сүле яки консервланганыннан ясыйлар.
Чәйнәлүче кәнфитләр, ялтыравыклы пичәтләргә төрелгән как, чупа-чупс. Бик зур күләмдә шикәр, химик кушылмалар, буяулар, ясалма матдәләрдән тора.
Кипкән җимешләр. Диетологлар күкертле кислота яки күкертле газ эремәсе белән эшкәртелгән кипкән җимешләрне кулланырга киңәш итми. Ә технология буенча бездә мондый эшкәртүгә алма, груша һәм абрикосларның зур өлеше дучар ителә. Күкерт диоксиды булмаган күрәгәнең төсе карарак, көрән төстә. Эшкәртелгән кипкән җимешләрне берничә минутка бераз җылы суда җебетергә кирәк, шул вакытта күкерт диоксидының күп өлеше чыгачак.
Шулпа шакмаклары. Әзер ашлар. Кубиклар составында төп нәрсә – 50-60% тоз. 1/3 өлеше глютаматлар (тәм көчәйткеч). Һәм аларның төп куркынычы – көчле канцероген булуларында.
Пакетлардагы эремчек. Аның составында коры сөт һәм үсемлек майлары, ә күбесендә эремчек бөтенләй дә юк.
Тиз әзерләнә торган токмач. Әгәр дә аны ашыйсыгыз килсә, тәмләткечләрен кушмагыз (хәтта корыларын да). Барлык тәмләткечләрнең, соусларның, киптерелгән азыкларның 95%ын натрий глютоматы тәшкил итә. Токмач үзе натураль әйберләр – су, он һәм йомырка порошогыннан ясала.
Каймак. Пластик стаканнардагы күпчелек каймаклар – үсемлек майлары һәм «каймаклы продукт».
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев