Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл!

Атнага бер тапкыр!

Суганның бактерияләргә каршы торучы көчле чара булуын беләбез. Яңа сыгылган суган суты белән бал катнашмасы бронхит һәм пневмонияне дәвалый, йөткерү өянәген баса. Уылган суганнан компресс колак авыртуыннан шифа һәм аякка куйсаң тән температурасын төшерергә сәләтле.


Ә мичтә (духовкада) пешкән суганның да бик файдалы булуын беләсезме? Безнең бу турыда инде язганыбыз бар иде, бүген кабат исегезгә төшерәбез. Кыйммәтле даруларны алмаштырырлык сыйфатларга ия ул.

Пешкән суган
җәрәхәтләр һәм озак төзәлми торган яраларны дәваларга ярдәм итә. Кабыгы белән пешереп, хәл яхшырганчы, авырткан урынга бәйләргә кирәк.
Чуанны дәвалаганда да пешкән суган булыша: җылы суганнан компрессны проблемалы урында көненә 20шәр минут тотарга һәм ул юкка чыгар.

Мичтә пешкән суган белән геморройдан да дәваланырга мөмкин. Суганнан компресс дезинфекцияләү сыйфатына ия һәм тире тукымаларына тиз арада тернәкләндерергә ярдәм итә.

Кан ою белән проблемалары булганнарга да пешкән суган ашарга кирәк.
Инфаркт һәм инсульттан соң мондый суганны көн саен куллану киңәш ителә.
Шикәр диабетлы яки канда шикәр күләме уйнаучы кешеләргә шул рәвеш­ле әзерләнгән суганны көндәлек менюга кертү мөһим. Аны төп ризыкка өстәмә буларак та һәм тулы дәвалану курсы үтеп, һәр иртән ач карынга ашарга да ярый. Бу яшелчәнең искиткеч составы аркасында нәтиҗәсе инде бер атнадан ук сизеләчәк. Пешкән сугандагы күкерт һәм тимер кандагы глюкоза микъдарын нормальләштерә һәм ашказаны асты бизе белән бавырның көйле эшләвенә ярдәм итә.

Мичтә пешкән суган
ярдәмендә гипертония һәм атеросклероз белән авыручыларның хәле яхшыра. Суган кан тамырларын чистартырга булыша, атеросклеротик бляшкалардан коткара, кан басымының кинәт сикерүенә киртә куя.

Духовкада пешкән суганнан бары тик тәм һәм ис бирүче эфир майлары гына юкка чыга, ә файдасы шул килеш кала. Пешерү өчен уртача зурлыктагы суганнарны сайлагыз – кыйммәтле микроэлементлар иң күбе шуларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев