Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Сәламәт тәндә – сәламәт акыл

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! Биредәге язмаларның диагноз кую, дәвалау билгеләү түгел, ә мәгълүмат сыйфатында гына тәкъдим ителүен исегезгә төшерәбез.

🍲Ашказанына аш бик кирәкме?

 Барлак балалар кечкенәдән үк ашның файдасы турында ишетеп үсә. Әгәр дә бутербродлар белән генә тукланып торсаң, ашказаны җәрәхәте барлыкка киләчәк дигән уйдырма да шуннан килеп чыккан.

 Имеш, ашказаны өчен файдалы саналучы сыек ризык аңа керми бит.
Чынлыкта, кеше һич аш ашамаса да, бу авыруга сәбәп була алмый. Әгәр дә ашказаны сәламәт икән, ул сыек булмаган азыкны да бик яхшы эшкәртә һәм аннан организм өчен кирәкле бөтен нәрсәне алырга сәләтле.

Проблема – әче, тозлы, борычлы, ысланган ризыклар белән даими тук­лануда. Чөнки аларны эшкәрткәндә ашкайнату системасына ферментларны арттырырга туры килә, ә алар ярсыткыч факторлар һәм ашказаны җәрәхәте авыруын «котыртучылар» булып тора. Шулай итеп, ашказанының лайлалы тышчасында кимчелекләр барлыкка килә. Баланслы һәм дөрес тукланырга кирәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев