Сәламәт булыйк!
Сибелә чәчем...
Әлеге тузга язылмаган таҗлы авырулардан соң чәч коелуга зарланучылар бик күп. Бу теләсә кем өчен күңелсез хәл, ә хатын-кызлар өчен бигрәк тә. Ирләрнең әле кайберләре үзләре кырып йөри, ә нәфис затларның чәчләре гүзәлләге белән бик тыгыз бәйләнештә. Шуңа аларны тәрбияләү һәм дәвалау бик мөһим.
Хәзер әрекмән тамырларының көч җыйган мәле һәм аның ярдәмендә чәчләрне дәваларга була. Бу үсемлекнең файдасы аның уникаль составына бәйле. Ул чәч тамырларын көчәйтә һәм коелуын туктата, ефәксыман һәм шома итә, структурасын торгыза һәм ныгыта, кавыктан ярдәм итә, үстерә, ялкынсынуга каршы көрәшә, дымландыра (бу коры һәм майлы чәч өчен дә мөһим), чәч бөртекләренең очлары кисешүен булдырмый, А, В, Е, Р һәм С витаминнары тамырларын тукландыра, баштагы кан йөрешен стимуллаштырып, минерал матдәләргә баета.
Яңа казып алган әрекмән тамырын яхшылап юып, иттарткычтан чыгартырга һәм марля аша согын сыгарга. Әлбәттә ул күп чыкмый, шуңа күрә аны бергә-бер нисбәтеннән спирт һәм су яки су белән генә кушарга кирәк. Әзер катнашманы атнага бер тапкыр баш тиресенә һәм чәчкә ышкып, иң кимендә ике сәгать тотарга.
Чәч коелудан тагын бер ысул тәкъдим итәбез: 1 аш кашыгы әрекмән тамырын кайнар суга салып, ярты сәгать тотарга һәм сөзәргә. Аннары шуңа бер баш суган согы белән 3 аш кашыгы аракы кушарга. Катнашманы чәчкә сыларга һәм ярты сәгатьтән соң юарга.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев