Сәламәт булу өчен нишләргә?
26 гыйнвар – 1 февраль – йогышлы булмаган авыруларны профилактикалау атналыгы.
Фото: ясалма интеллект
26 гыйнвардан 1 февральгә кадәр ил күләмендә йогышсыз авыруларны профилактикалау атнасы уза. Табиблар бу көннәрдә һәркемне үз сәламәтлегенә игътибарлырак булырга чакыра.
Хроник йогышсыз авыруларга иң еш очрый торган йөрәк-кан тамырлары чирләре, яман шешләр, сулыш органнары авырулары һәм шикәр диабеты керә. Бу чирләрнең күпчелеге тормыш рәвеше белән турыдан-туры бәйле.
Белгечләр әйтүенчә, тәмәке тарту, дөрес тукланмау, хәрәкәт азлыгы, спиртлы эчемлекләрне артык куллану, кан басымының, холестерин һәм шикәр дәрәҗәсенең югары булуы, артык авырлык – болар барысы да сәламәтлек өчен җитди куркыныч тудыра.
Шуңа күрә табиблар кан басымын, кандагы шикәр һәм холестерин дәрәҗәсен даими контрольдә тотарга киңәш итә. Бу – авыруларны иртә стадиядә ачыклау һәм кисәтүнең иң нәтиҗәле ысулы.
Сәламәт яшәү гадәтләре үзеннән-үзе генә барлыкка килми. Моның өчен даими эш, сабырлык һәм медицина хезмәткәрләренең ярдәме кирәк. Скрининг тикшеренүләре исә авыруларны башлангыч чорында ачыкларга ярдәм итә һәм дәвалау нәтиҗәлелеген арттыра.
Табиблар фикеренчә, кешенең үз сәламәтлегенә аңлы карашы – хроник йогышсыз авыруларны киметүнең төп шарты.
Сәламәт булу өчен төп киңәшләр
1. Үз күрсәткечләрегезне белегез:
- кан басымы
- холестерин
- кандагы глюкоза дәрәҗәсе
- тән массасы индексы
- бил әйләнәсе
2. Даими рәвештә профилактик медицина тикшерүләре һәм диспансеризация узыгыз.
3. Дөрес тукланыгыз:
– тоз куллануны киметегез (көненә 5 граммнан арттырмагыз – бу бер чәй кашыгы);
– көн саен кимендә 400–500 грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш ашагыз;
– рационга тулы бөртекле ризыклар, кузаклылар, чикләвекләр кертегез;
– туендырылган майларны киметегез;
– үсемлек майларын кулланыгыз (көненә 20–30 грамм);
– атнага кимендә ике тапкыр балык ашарга тырышыгыз;
– шикәр өстәлгән ризыкларны, татлы газлы эчемлекләрне чикләгез.
4. Тәмәке тартмагыз.
5. Спиртлы эчемлекләрне артык кулланудан баш тартыгыз.
6. Хәрәкәттә булыгыз:
– өлкәннәр атнага кимендә 150 минут уртача интенсивлыктагы физик активлыкка, яисә 75 минут югары интенсивлыктагы күнегүләргә вакыт бүлергә тиеш;
– бер шөгыль кимендә 10 минут дәвам итсен;
– мөмкинлек булса, атнасына 300 минутка кадәр уртача активлыкка күчү тагын да яхшырак.
Сәламәтлек – иң кадерле байлык. Аны саклау исә һәркемнең үз кулында.
Валерия Феоктистова,
Яшел Үзән медицина профилактикасы үзәге табибы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев