Сак бул – елан!
Ел фасылларының җылысын кешеләр генә түгел, еланнар да ярата һәм шуңа күрә, алар үз иткән урыннарда аяк астына карап, уяу йөрергә кирәк.
Хәтта агусызы очраса да, күңелгә барыбер яхшы гына күрку керә. Ә инде, Аллаһ сакласын, агулысына тап булсагыз һәм үзенең агулы тешләрен берәр җирегезгә батырып та өлгерсә... бу очракта гамәлләрегезнең дөрес булуы мөһим:
- Елан тешләгән кеше селкенмәсен;
- Аягына яки кулына жгут салмагыз – агу шунда калачак һәм ампутация таләп ителергә мөмкин.
- Тешләнгән урынны антисептик белән эшкәртеп, тыгыз итеп бәйләп куегыз.
- Организмдагы агуны чыгару өчен күп итеп су эчәргә кирәк.
- Агуны суырырга ярамый. Шул рәвешле аның нибары 30%ын гына алып була, ә агу һәм кан белән үзегезгә дә зарар китерергә мөмкинсез.
- Зыян күрүчене мөмкин кадәр тиз арада табибка күрсәтергә кирәк!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев