Ротавирус инфекциясен профилактикалау
Кыш-яз айларында ротавируслар китереп чыгара торган эчәк вирус инфекцияләренең таралуы гадәттә арта.
Фото: ясалма интеллект
Ел дәвамында да аерым-аерым очраклар теркәлә. Салкын вакытта авыру очраклары күбәюе вирусның түбән температурада яхшырак саклануы белән аңлатыла. Күпьеллык күзәтүләр күрсәткәнчә, ротавирус инфекциясенең зуррак кабынулары еш кына грипп эпидемиясе вакытында яки аның алдыннан була, шуңа күрә аны халык телендә «эчәк гриппы» дип тә атыйлар.
Ротавирус инфекциясе – микроскоп астында тәгәрмәчкә охшаган вирус китереп чыгара торган кискен эчәк инфекциясе. Статистика мәгълүматларына караганда, бу авыру белән ешрак кечкенә балалар чирли. Өлкәннәрдә исә ул, гадәттә, җиңел формада уза, кайчакта хәтта сизелми дә. Бу өлкәннәрнең иммунитеты көчлерәк булуы һәм ашказаны-эчәк трактының төрле йогышлы тәэсирләргә яхшырак җайлашуы белән бәйле.
Инфекция чыганагы – авыру билгеләре ачык булган яки симптомнарсыз гына вирус бүлеп чыгара торган балалар һәм өлкәннәр. Бигрәк тә симптомсыз йөртүчеләр куркыныч, әгәр алар балалар белән эшли, аш-су әзерли яки су белән тәэмин итү өлкәсендә хезмәт итә икән. Ротавируслар тирә-юнь мохитендә бик тотрыклы: суыткыч шартларында саклана, кеше ашказанының кислота киртәсен җиңел уза. Савыт-саба, уенчыклар, яшелчә-җимеш өслегендә вирус 10–15 көннән 1 айга кадәр яши ала, ә кайнатканда ул шунда ук юкка чыга.
Ротавирус инфекциясе түбән сыйфатлы азык-төлек (аеруча сөт ризыклары), су аша, көнкүреш-контакт юлы белән, сирәк очракта һава-тамчы юлы белән йога. Авыручыларда күңел болгану, косу, эч китү күзәтелә.
Белгечләр әлеге симптомнар барлыкка килү белән үк табибка мөрәҗәгать итәргә киңәш итә, чөнки дөрес диагноз куеп, тиешле дәвалауны бары тик медицина хезмәткәре генә билгели ала. Ата-аналар шуны истә тотарга тиеш: авыру билгеләре булган балалар балалар коллективларыннан изоляцияләнергә тиеш.
Ротавирус инфекциясен профилактикалау чаралары гади:
- шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү, кулларны сабын белән юуу;
- балалар өчен савыт-сабаны стерилизацияләү, уенчыкларны көн саен юып тору;
- эчә торган суны, бигрәк тә балалар өчен, кайнату;
- яшелчә-җимешләрне, хәтта цитрусларны да, сабын белән яхшылап юу;
- сыйфатлы, саклану шартлары һәм яраклылык вакыты үтәлгән азык-төлек куллану;
- авыру кеше булган очракта бүлмәне дымлы җыештыру, аңа аерым савыт-саба бүлеп бирү.
Махсус профилактика чаралары арасында иң нәтиҗәлесе — вакцинация. Ротавирус инфекциясен кисәтү өчен прививка ясату мәсьәләләре буенча яшәү урыны буенча поликлиникада киңәшләшергә кирәк.
Материал ФБУЗ Яшел Үзән филиалы
«Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәге» белән берлектә әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев