Ризык шифа булсын: булгурның файдасы
Булгур ул — пешкән, киптерелгән һәм вакланган бодай бөртекләре.
Файдасы:
- Туклыклы матдәләрне үз эченә ала һәм карабодай белән дөгегә альтернатива була ала.
- Ябыгырга булыша: булгурда акрын углеводлар һәм ашаганнан соң кандагы шикәр күләме кискен күтәрелми.
- Аз күләмдә нерв системасы эшен нормальләштерә торган В төркеме витаминнары, чәч, тире һәм тырнаклар сәламәтлегенә йогынты ясый торган Е һәм К витаминнары бар.
- Марганец, бакыр, тимер, магний, фосфор һәм цинкка бай.
Ашказаны җәрәхәте, югары кислота яки рефлюкс авыруы белән интегүче кешеләргә тупас бөртекләр зыян китерергә мөмкин!
Булгурда глютен бар, шуңа күрә аны глютенга аллергия яки глютен авыруы (целиакия) булган кешеләргә кулланырга ярамый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев