Редис – өлгер яшелчә
Әгәр дә аңа аерым түтәл юк икән, аны соңрак башка яшелчәләр утыртачак урынга чәчегез.
Шуны да истә тотыгыз, редисны кәбестә, кукуруз, шпинат үскән җиргә чәчмиләр. Янында горчица яки руккола да булмасын. Аңа файдалы күршеләр – салат, суган, сарымсак. Чөнки алар редиска уңайлы шартлар тудыра һәм борча, кәбестә чебене кебек корткычларны куркыта. Аңа җиләк, чөгендер, кишер дә комачауламый. Редис настурция чәчәге белән дә дус, тик артык үсеп, томалап китмәсен өчен, карап торырга кирәк.
Редисны чәчәр алдыннан, 1 кв.м туфракка 1 стакан көлгә берәр аш кашыгы суперфосфат һәм калий катнашмасын сибегез. Бер-берсеннән 10 см ераклыкта буразналар сызыгыз һәм орлыклар арасы 5-7 см булсын. Җир дымлы булса, су сипмәгез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев