Һәрбер киңәшкә һәм бигрәк тә һәрбер киңәш бирүчегә ышанырга ярамый
Ике тамчы зирәклек
Төлке Керпегә парикмахерга барырга киңәш биргән.
– Мондый чәнечкеле инәләр, – ди ул, ә үзе иренен ялап куя, – инде модада түгел. Хәзер «ташбакача» прическа ясыйлар.
Керпе бу киңәшне тыңлый һәм шәһәргә юл тота. Әле яхшы Төлкедән соң аның артыннан Ябалак очып бара торган була.
– Сине инде алайса шунда ук кыяр лосьоны һәм кишер суы белән дә коендырып чыгаруларын сора! – дигән ул, эшнең нидә булуын аңлап.
– Нигә? – дип сораган, берни аңламаган Керпе.
– Соң, Төлкегә сине ашавы тәмлерәк булсын өчен! – дип аңлаткан Ябалак. – Моңа кадәр сине тотып ашарга аңа бит инәләрең генә комачаулый иде!
Менә шунда гына Керпегә барып җиткән: һәрбер киңәшкә һәм бигрәк тә һәрбер киңәш бирүчегә ышанырга ярамый!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев