Яшел Үзән

Яшел Үзән шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
#кирәклекиңәшләр

Пычрак куллар – авыру чыганагы

2023 елда Бөтендөнья кул гигиенасы көне «Чиста куллар гомерне коткара! Уртак гамәлләрне тизләтегез.

 

Гомерләрне саклагыз. Кулларыгызны юып йөрегез» девизы астында уза

Табиб кисәтә
2008 елдан башлап ел саен БМО Генераль Ассамблеясы карары буенча ЮНИСЕФ балалар фонды һәм Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы белән берлектә
5 майда (5.5.) Бөтендөнья кул гигиенасы көне билгеләп үтелә. 5.5 датасы кешенең һәр кулында 5 бармак символын аңлата.

Бу көнне җәмәгать һәм медицина оешмалары кешеләргә «куллар – авыру китереп чыгаручы мик­роорганизмнарны йоктыруның төп факторы, ә аларны дөрес итеп юу сәламәтлекне саклый» дип искәртергә тиеш.
Эчәк инфекцияләренең күпчелеге хәзерге вакытта пычрак куллар аша көнкүреш юлы белән йога. Балалар арасында гельминтоз, эчәк инфекцияләренең еш күзәтелүендә нәкъ менә пычрак куллар гаепле.
Соңгы елларда дөньяда вирус инфекцияләренең (грипп, ковид), башка авыруларның яңа формалары теркәлә, шуңа күрә шәхси гигиенаның, шул исәптән кул гигиенасының әһәмия­те төп профилактика чаралары арасында беренче планга чыга.
Әмма күп кешеләр өчен кул юу әле гадәт түгел, гәрчә бу гади процедура күп микроблардан һәм авырулардан саклануның иң җиңел, арзан һәм эффектив ысулы булса да. Кайвакыт, хәтта барлык шартлар булган урыннарда да күпләр кулларын юарга оныта.
Өйгә кайткач, ашханәгә кергәч һәрвакыт аларны юу турында онытырга ярамый.
Мөһим! Олылар балалар өчен үрнәк булыр­га һәм аларны шәхси гигиена һәм кул юу кагыйдәләренә өйрәтергә тиеш.
Нәкъ менә кулларда бик күп авыру китереп чыгаручы микроорганизм­нар җыела. Юылмаган кулларда тикшерүчеләр грипп, ОРВИ, эчәк инфекцияләре кебек авыруларны китереп чыгаручыларны таба. Авыру китереп чыгаручы микробларның организмнан тизәк белән бергә чыгарылуы, башка кешенең организмына пычрак куллар аша авызга ризык яки су белән бергә эләгүе хас.
Энтеробиоз, А вирусы гепатиты, лямблиоз, дизентерия, сальмонеллез, стоматит, коньюнктивит кебек авыруларны пычрак куллар йоктыра да инде.
 

Мөһим! Кеше төчкерә яки йөткерә башлагач, ул еш кына авызын учы белән каплый. Шул ук кул белән ул ишек тоткасына тотына. Нәтиҗәдә, бактерия­ләр башкаларның кулларына да эләгә, шулай итеп, микроблар тарала. Бер көн эчендә кеше битенә йөзләгән тапкыр ирексездән кагыла һәм мондый кагылулар организмга күз, авыз, борын лайлалы тышчалары аша инфекция кертү куркынычын барлыкка китерә.
Әмма кеше кулларын даими һәм дөрес юса, инфекция йогу куркынычы кими. Кулларны юу – бу процедура, аның максаты – аларны микроорганизмнардан чистарту.


Кеше кулларын юарга онытканда, ул бу микроорганизмнарга үрчергә җирлек тудыра дигән сүз.
Һәр кеше кул гигиенасының «минималь программасын» белергә тиеш – җәмәгать урыннарында йөргәннән, бәдрәфкә кергәннән соң, шул исәптән өйдә, ашар алдыннан аларны юарга кирәк. Сабын белән дөрес юу тире өслегеннән мик­роорганизмнарның 90%ка кадәрен юкка чыгарырга ярдәм итә, шуңа күрә аларны кул гигиенасының «максимум программасы» буенча юарга кирәк.

 

Иң пычрак әйберләр булып җәмәгать урыннарының һәм транспортының ишек тоткалары һәм җиһазлары, акча купюралары, кәрәзле телефон, компьютер клавиатурасы һәм башка әйберләр санала, аларга еш кына күп төрле кешеләрнең куллары кагыла.
Мөһим! Киелгән йөзекләр, беләзекләр, сәгатьләр астында миллионлаган бактерияләр яши, шуңа да кулларны юганда бармак очларына,арасына аерым игътибар бирергә киңәш ителә.

 

Шәхси гигиена – ул һәр кешенең шәхси эше генә түгел, ә җәмгыятьнең глобаль проблемасы да, чөнки «чисталык» йогышлы авырулар барлыкка килү һәм таралу ягыннан һәм гомумән кеше сәламәтлеге, ул яшәгән, укыган яки эшләгән коллектив өчен начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Кул гигиенасы игътибарсыз калдырырлык тәкъдим генә түгел. Бу кирәк! БМО белгечләре кисәтүенчә, чиста кулллар меңләгән баланың гомерен саклап кала алачак.

Надежда Александрович,
«ТРда гигиена һәм эпидемиология үзәге»
ФБУЗ Яшел Үзән филиалының консультация пункты табибы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев